Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тотрыклы киләчәк өчен!"

17 февраль көнне "Татнефть" ААҖ системасында эшләүчеләр илебезнең тотрыклы үсешен яклап Нефтьчеләр мәйданына митингка чыкты.

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Н.Кольгин, "Татнефть" компаниясе һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге катнашты.
"Нәтиҗәле эш - лаеклы хезмәт хакы", "Без көчле Президент һәм тотрыклы Россия өчен", "Бердәм халык - көчле ил", "Куркынычсыз хезмәт һәм социаль гарантияләр", "Илнең төп кыйммәте - кеше!", "Нефтьчеләр гадел сайлаулар өчен!", "Яшьләр демократия өчен!" - әнә шундый лозунглар күтәргән 1500 ләп нефтьче җыелды бирегә. Компаниянең профсоюз оешмасы рәисе Г.Яруллин белдерүенчә, митинг хезмәт ияләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча оештырылды.
- Илебездә хакимлек иткән тотрыклы хәл-торыш соңгы елларда социаль мәсьәләләрне чишү буенча зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Республиканың көньяк-көнчыгышында да бу юнәлештә уңышлар байтак. Барыбыз да 90 нчы елларны хәтерли торгандыр. Әлеге авыр чор артта калды. Соңгы ун елда ил авыр кризистан тартып чыгарылды. Бүген без тыныч шартларда эшлибез, "Татнефть" компаниясе чәчәк ата. Безнең дус коллектив дәүләт үсешенең гамәлдәге курсын саклау өчен чыгыш ясый, - диде компаниянең генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев. Ул шулай ук илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанның көчле темплар белән үсеш алуын билгеләде һәм республика белән федераль үзәк арасында урнаштырылган тыгыз элемтә, үзара яхшы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә бездә барлык федераль программаларның да гамәлгә ашырылуына басым ясады.
Митингка җыелучылар алдында эшчеләр исеменнән "Әлмәтнефть" идарәсенең нефть һәм газ чыгару буенча операторы Ф.Октябрев чыгыш ясады. Ул хезмәт коллективларының илебез үсеш юнәлешен яклауларын, бердәмлек күрсәтүләрен ассызыклады. Аның әйтүенчә, җәмгыять тотрыклылыгын саклауны гарантияләүче җаваплы җитәкче генә дәүләт башлыгы булырга тиеш. "Татбурнефть" җәмгыятенең бораулау мастеры, ТР Дәүләт Советы депутаты Н.Кольгин да аны хуплады:
- Күп нәрсәдән риза булмаучылар ишәйде. Коры тәнкыйть, гаепләүләр белән генә җитешсезлекләрне бетереп булмый. Бары тик гадел эшләгәндә генә барысына да ирешеп була.
"Татнефть" ААҖнең ветераннар советы рәисе Т.Игнатьева төбәгебездә яшәүчеләр өчен имин шартлар тудырулары һәм пенсионерларга һәрвакыт ярдәм күрсәтүләре өчен җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде.
- Безнең тарихта төрле вакытлар булды, әмма соңгы ун елда "Татнефть" алга бара, үсеш ала, җәмгыять ныгый. Республикабызда урнашкан имин икътисади, сәяси, социаль вәзгыятьне халык үзгәртергә теләми, - диде ул.
Нефтьчеләр мәйданына җыелучыларны сәламләп, Ф.Мөхәммәтшин чыгышларда яңгыраган фикерләр белән чын күңеленнән килешүен җиткерде:
- Нефтьчеләр митингка чыгарга җыена дигән хәбәрне ишетү белән мин бирегә килергә теләк белдердем. Сезнең карашны, уйларыгызны беләсем килде. Нефть тармагы, "Татнефть" ААҖ бөтен республика буенча икътисадта да, халыкны эш белән тәэмин итүдә дә, социаль мәсьәләләрне чишүдә дә үзенә зур җаваплылык ала, Россиягә салымнар белән яр-дәм итеп үз өлешен кертә. Компаниянең 2008-2010 еллардагы финанс-икътисади кризис авырлыкларын җиңеп чыгуы белән без бәхетле. Иртәгәге көнгә "Татнефть" ышаныч белән карый. Кризистан соңгы чорда яшәвебезгә карамастан, без күпкә ирештек - тулай төбәк продукты күләме буенча 1 триллион 300 миллиард сумны узып киттек. Бу бик зур хезмәт һәм продукция күләме. Аның 60 проценттан артыгын Россия чикләреннән тыш сатабыз. Менә ул безнең тотрыклылык, иминлек һәм уйланылган сәясәт бәясе. Кешеләр хезмәт белән мәшгуль һәм алар эштә, укуда, тормышта уңышларга ирешү өчен тотрыклылык, яңа мөмкинлекләр кирәк, диләр. Әгәр дә без бу юлы да дөрес юлны сайласак, республика да, күпмилләтле Россия дә җиңәчәк кенә.
Митинг нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар резолюция кабул итте. "Бергә булганда һәм бары тик хезмәт, югары җаваплылык белән генә имин, бәхетле халык булачагыбызга ышанабыз. Без социаль гарантияләр, лаеклы тормыш дәрәҗәсе, ышанычлы киләчәк телибез. 4 март көнне һәммә кешене дә гражданлык бурычын үтәргә һәм тотрыклылык, икътисади үсеш өчен тавыш бирергә чакырабыз", - диелә анда.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250