Җәмгыять

Татарстанда урыны белән бераз кар явачак

Республикада иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 29 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -4-9, көндез максималь температура – 0..-5 градус булачак.

http://tatar-inform.tatar/