Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар теле укытучыларын бушлай укыталар

Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен укулар оештыра. Укытучылар үзләре теләгән фәнне үзләштереп, квалификацияләрен үзгәртә ала. Дөрес, моңа кадәр дә квалификацияне үзгәртү мөмкинлеге бар иде. Тик анысы түләүле курслар иде. Ә татар теле укытучылары өчен укулар бушлай булачак.

10 ноябрьдән бирле курсларга 400дән артык гариза кабул ителгән. Укытучыларга психолог, логопед, тәрбияче белгечлекләрен үзләштерү тәкъдим ителгән. Күбесе башлангыч сыйныф укытучысы эше белән кызыксына, рус теле, тарих, география, технология, физкультура юнәлешләрен сайлый икән.
Мөгаллимнәр читтән торып укыячак. Укулар, белгечлеккә бәйле рәвештә, кимендә 250 сәгать булачак. Беренче сессия декабрь аенда булыр дип көтелә.

Өстәмә белем алу буенча сораулар туганда 8 927 408 9074 «кайнар элемтә» телефонына шалтыратырга мөмкин.

Укытучыларның хезмәт хаклары артачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыру өчен өстәмә 3,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, диелгән Россиянең Министрлар кабинеты сайтында. Акчаларның өчтән ике өлеше – укытучыларга, калганы фән өлкәсенә тотылачак.

фото: https://petrsu.ru

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса