Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: “Әлмәт төбәге республика икътисады өчен бик мөһим”

Узган җомга көнне Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов эш визиты белән булды. Ул "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында рәислек итте.

Утырышта агымдагы елның узган дүрт ае өчен компаниянең бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм июнь аена бюджеты расланды, беренче кварталдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары тикшерелде. Директорлар советында шулай ук "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы, компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында да сүз булды.
Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән вертолетта районыбыз кырларын өстән карап йөрде. Соңыннан "Кичүчат" ҖЧҖ хуҗалыгы территориясендә авыл хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. ТР Президенты очыш йомгакларына тукталып, районда үткәрелгән язгы кыр эшләренә уңай бәя бирде. Фикер алышу барышында үсемлекчелек, терлекчелек, продукцияне сату, техника сатып алу мәсьәләләре уртага салып тикшерелде.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт төбәгенең республика икътисады өчен бик мөһим булуын ассызыклады. Ләкин биредә авыл хуҗалыгын да ныграк үстерергә кирәк, диде ул. Үсемлекчелек белән генә шөгыльләнеп калмыйча, терлекчелекне дә үстерергә, малларның баш санын арттырырга кирәк. Президент әйтүенә караганда, районда тулаем алганда бу мәсьәләләрдә уңай үзгәрешләр сизелә инде.
Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату исә бөтенләй башка мәсьәлә. Товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен арадашчыларсыз, үзләре сатарга тиешләр. "Бу яктан без ярдәм итәргә әзер. Муниципалитетлар да мәйданчыклар, базарлар булдырырга, товар җитештерүченең - фермермы ул, шәхси хуҗалыкмы, күмәк предприятиеме - үз продукциясен халыкка сату мөмкинлеге булырга тиеш. Кешеләр яңа җитештерелгән сыйфатлы продукт, ә товар җитештерүчеләр күбрәк файда алачак", - дип билгеләп үтте Президент. Аның сүзләренә караганда, андый базар Казанда төзелеп килә, Чистайда эшли икән инде.
Авыл җирлекләре башлыклары авылларда каты көнкүреш калдыклары полигоны булдыру мәсьәләсен дә күтәрделәр. ТР Президенты бу уңайдан куст полигоннары төзү мәсьәләсен карарга кирәк дип белдерде. Ул шулай ук район башлыгыннан мәктәпләргә һәм ФАПларга капиталь ремонт үткәрү республика программаларының ничек тормышка ашырылуы белән дә кызыксынды. Мәҗит Салихов Әлмәттә 3 мәктәпне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 20 млн. сум, җирле бюджеттан 10 млн. сум бүлеп бирелүен җиткерде. "Татнефть" ААҖ тагын өч мәктәпкә капиталь ремонт үткәрүне финанслый. Республика программасы буенча 7 ФАП ремонтланачак. 11 июньдә Чупайда "Татнефть" ААҖ программасы буенча төзелгән ФАП ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250