Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә кара бөрлегән үстереләчәк

Нефть чыгарылучы Әлмәт районында күпләп җиләк үстерергә җыенуларын ишетеп, күпләр «ай-һай» дип шикләнеп кул гына селтәгән иде.

Имеш, туфрагы үзгә, климат та туры килми. Әмма инвесторлар тырышканда барысына да ирешеп булуын раслады.
«Җиләк үзәнлеге» ҖЧҖ быел безне икенче җәй татлы нигъмәт белән сыйлады. Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә биредә үстерелгән бакча һәм кура җиләкләре янында чират хасил булды. Димәк, халыкка ул һаман да тансык.
Салкыннар башлануга да карамастан, җиләк белән тәэмин итүләрен күреп, компаниянең эш-мәшәкатьләре белән танышып кайтырга булдык. Безне компания агрономы Илнар Насыйров каршы алды. Аның искәртүенчә, агымдагы елда җиләк мәйданы тагын 2 гектарга арттырылган һәм ул 22 гектар мәйданда үстерелә башланган.
- Киләсе елга эшкәртү технологиясен бераз үзгәртергә телибез. Механикалаштыруга ныграк игътибар биреләчәк, - дип планнары белән уртаклашты Илнар Насыйров.
Җиләк җыю әле, кырау төшә башлагач кына туктатылган. Быелгы сезонны «Җиләк үзәнлеге» агрономы бик популяр булды дип атады. Кура җиләгеннән беренче уңыш алынган.
- Кура җиләгенең уңышы гектарыннан 15 тоннага да җитәргә мөмкин. Без әкрен генә шуңа барабыз, - диде Илнар Финарович. - Карлыганны да күп җыймадык. Безнең бурыч әлегә зур уңыш җыю түгел, ә бәлки җиләк-җимеш бакчасы ясау, үсемлекләрнең барысының да ныклап тамыр җибәрүенә, ныгытуга ирешү. Без яңа технологияләрне өйрәнәбез, экспериментлар ясыйбыз, ниндидер яңа сортлар кертәбез. Фән бит бер урында гына тормый.
Билгеләп узылганча, тәҗрибә традицион сортларның иң яхшысы булуын күрсәтә икән. Киләчәктә башка төрле җиләкләр белән сыйлануыбыз да ихтимал әле. «Җиләк үзәнлеге» кара бөрлегән утыртып карарга исәпли.
Һәркемнең дә бакчасы юк. Кызарып пешкән хуш исле җиләкләр әлмәтлеләр өчен, чыннан да, зур куаныч булды һәм шулай булып калачак та.
«Җиләк үзәнлеге» ҖЧҖ тарафыннан быел 110 тоннадан артык бакча җиләге, 3,5 тонна кура җиләге, 1,6 тонна кара карлыган сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса