Подполковник Е.Г.Еланский җитәкчелегендә 18 санлы мәктәпнең полиция сыйныфыннан бер төркем укучы Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы полковник Равил Әдһәмовның хәлен белеп кайтты.
Яшь тимурчылар ветеранның ишек алдын кардан чистартты, хуҗалык эшләрендә булышты. 92 яшьлек сугыш һәм милиция ветераны мондый игътибар һәм ярдәмгә рәхмәтле.