Әлмәт хуҗалыкларының зары бар [+ФОТОЛАР]
Игенчеләр җирдә дым булганда ук орлыклар тизрәк шытым җибәрсен өчен туфракка салып калырга тырыша.
Районда чәчүлек җирләр 43427 гектар мәйдан тәшкил итә. Шуның 30419ын сабан, 3896 гектарын техник культуралар, 9 меңен берьеллык үләннәр, калганын яшелчәләр били. Бүген һәр җирдә дә уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру бара. Туфрак кипкән урыннарда чәчү агрегатлары эшли. Бүген район буенча алганда, арпа 1400 (бу барлык мәйданның 10,4 %), солы 150 (8,5 %), сабан бодае 100 (1 %), берьеллык үлән 230 (2,6%), горчица-рапс 80 (2,2 %) гектарда чәчелгән.
«Ярыш» хуҗалыгының чәчүлек җирләре 3700 гектардан артык. Без килгәндә шулай ук уҗым культураларын тукландыру, ашлама кертү белән мәшгуль иделәр. Янәшәдәге кырда арпа чәчәләр.
– Әлегә җир нык дымлы, тракторларга йөрү авыррак. Шуңа барлык техниканы да эшкә җикмәдек. Җиде метрлы «Агромастер»ыбыз да бар, тиздән ул да чыгачак. Һава торышы аяк чалмаса, чәчүне 18-20 көннән тәмамларга исәп тотабыз, – диде хуҗалык җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвес Галләмов.
«Ярыш»ның 25 берәмлек техникасы бар. Механизаторлар белән дә проблемалары юк. Узган елгы кебек быел да бары тик үз көчләренә генә ышаналар. Солярка гына кыйммәтләнмәсен иде дип тели бүген хуҗалыклар. – Сөтне комбинатка 14 сумнан тапшырабыз, ә солярка 45 сум тора, –дип уфтанып алды хуҗалык рәисе Равил Шәяхмәтов та.
Узган ел алар уңышны гектарыннан 25,5 центнер җыеп алганнар. Әмма сабан культураларына булган түбән бәя авыр хәлдән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә. Быел «ярыш»лылар 200 гектар мәйданда бөртеккә рапс чәчәргә ниятләгән.
– Бодайның бәясе 3 сум 50 тиен булды, ә рапсның килограммы 18 сум тәшкил итте. Карабодайны 2016 елда 35 сумнан сатсак, быел ул да 5 сум 10 тиенгә төште. Рапс үстерергә мөмкинлегебез бар. Шәфәгать Фахразович Тәхаветдинов безгә бик яхшы киптерү урыны төзергә ярдәм иткән иде. Гомумән, орлыкларны яңартып торабыз. Район башлыгы Айрат Хәйруллинга да рәхмәт, арпаны яңарттык, быел супер элиталы бодай алырга исәплибез, – диде Равил Мияссәрович.
Билгеләп үтелгәнчә, бүген авыл хуҗалыгында планлаштырып эшләп булмый. Чөнки сату-алу бәяләре тотрыклы түгел. Бу терлекчелеккә дә кагыла. Узган ел сөтне 22 сумнан тапшырганнар, хәзер 14 сумнан гына кабул итәләр. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1 меңнән артык, шуның 365 е савым сыеры. Кышны исән-сау гына, алдагы елга караганда күбрәк сөт савып чыктык, дип сөенә җитәкче. Район башлыгы авылга килгәч, аңа яңа ферма кирәклеген әйтеп, мөрәҗәгать иткәннәр. Бүген бу уңайдан сөйләшүләр бара.
Бәяләр түбән дип, төшенкелеккә бирелергә җыенмый авыл хуҗалыгы җитәкчеләре. Алда язгы чәчүне кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкару бурычы тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа