7 май 2018 яңалыклары
-
Әлмәтнең Ленин урамында фатир янды
6 май төнендә Ленин урамы, 116 нчы йортның бер фатирында янгын чыга.
-
«Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Рәхмәт хатына лаек булды
«Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Р.А. Нугайбековка Mad wave Challenge йөзү буенча Халыкара турнирының оештыру комитетыннан Рәхмәт хаты тапшырдылар.
-
«Сәләтле балалар», «Рухият», «Шәфкатьлелек» хәйрия фондлары гамәлдән чыгарылды
«Татнефть» компаниясе җитәкчелеге моңа кадәр гамәлдә булган «Сәләтле балалар», «Рухият», «Шәфкатьлелек», «Тазалык» хәйрия фондларын «Татнефть»нең хәйрия фондлары» итеп берләштерергә карар кылды.
-
Игътибар! Балалар бакчасына һөҗүм итүчене тоткарладылар
Гаепләнүчене балалар бакчасы территориясендә урнаштырылган видеокүзәтү камералары кайнар эзләр буенча тоткарларга ярдәм иткән.
-
Әлмәтлеләрне Владимир Путин котлады [+ФОТОЛАР]
Бу көннәрдә сугыш һәм тыл ветераннарының ишеге ябылып тормый. Предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар һәм башкалар аларны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итеп өйдән-өйгә йөри. Бүген Нариман Асанов гаиләсе дә кунаклар кабул итте.
-
Әлмәт хуҗалыкларының зары бар [+ФОТОЛАР]
Игенчеләр җирдә дым булганда ук орлыклар тизрәк шытым җибәрсен өчен туфракка салып калырга тырыша.
-
Әлмәтлеләрнең быелгы җәяүле сәяхәте аеруча истәлекле
Актив яшәү рәвешен үз итүче 40 лап әлмәтле җәяүләп 100 километр ара узды.
-
Әлмәттә велопарад көтелә
26 майда шәһәребездә өченче шәһәр велопарады узачак.
-
Браконьерлар аю һәм аның баласын атып үтергән
36 һәм 30 яшьлек ике иргә карата җинаять эше кузгатылган.
-
Әлмәттә балалар бакчасына төнге һөҗүм
Билгесез ир 7 май төнендә 65 нче балалар бакчасына үтеп керә.
-
Армиягә бару файдалы
Армиядә хезмәт итү иминият стажына кертелә.
-
Әлмәт ветераннары – җиңүче
Әлмәт ветераннар советы «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» республика бәйгесендә «Сугыш чорындагы гаилә фотоларының электрон архивы» номинациясендә җиңде һәм дипломга лаек булды.
-
АГИМСка яңа ректор билгеләнде
Яңа җитәкчене бүген шәһәр активы белән булып узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
-
Владимир Путин Хөкүмәтнең уңышлы эшчәнлегендә Медведевнең зур өлеше булуын әйтте
Владимир Путин әйткәнчә, Хөкүмәт әгъзалары эзлеклелек, ныклылык, кабул ителгән карарларны гамәлгә ашырырга әзерлек, җаваплылык күрсәткән.