Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каләм ияләре дә укый

Замана массакүләм мәгълүмат чаралары алдына да зур таләпләр куя.

Укучыларыңны, тамашачыларыңны саклап каласың килә икән, син иң беренче чиратта аларның мәнфәгатен игътибарда тотарга, хәзерге көн таләпләренә җавап бирүче сыйфатлы продукция тәкъдим итәргә тиешсең. Ә моның өчен белемнәрне даими камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу зарур. Яңа ел алдыннан гына "Татнефть" ААҖнең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге (ОТЭИ һәм РПО) тарафыннан оештырылган семинар шушы максатны күздә тоткан иде.

Бу юлы кирәкле һәм файдалы семинар компаниянең матбугат хезмәтенең 20 еллыгына багышлап оештырылган. "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев матбугат хезмәте эшчәнлегенә бәя биреп, аның алдынгы тәҗрибәне таратуда, компаниянең имиджы үсешендә һәм башка юнәлешләрдә роле зур булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, мондый семинарлар, аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик кирәк.

Семинарда төрле эчтәлектәге чыгышлар тыңланды. ОТЭИ һәм РПО начальнигы Нурия Вәлиева матбугат хезмәте алдында торган бурычларны бәян итсә, "Яңа гасыр" телекомпаниясенең безнең төбәктәге вәкиле Фоат Гайсин материалларны әзерләү, аларны халыкка ни рәвешле җиткерү кирәклеге турында сүз алып барды. "Девон" мәгълүмат агентлыгы директоры Әнвәр Маликовның фотобанкларның әһәмияте һәм аларны тулыландыру хакындагы чыгышында да һәр массакүләм мәгълүмат чарасы өчен файдалы киңәшләр яңгырады.

Сөйләшүгә "Этери һәм партнерлар" адвокатлар коллегиясе рәисе Этер Ильина да чакырылган иде. Ул "Балаларны сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерә торган мәгълүматлардан саклау турындагы" Федераль закон һәм башка яңалыклар белән таныштырды, безнең сорауларга җавап бирде. Юридик яктан грамоталы булу - заман таләбе. Ул сине күп кенә күңелсезлекләрдән саклап калырга ярдәм итә.

Шулай ук "Нефтяная газета" электрон басмасы мөхәррире Лиана Маликова, компаниянең корпоратив басмалары корректоры Асия Мустаева, Бөтенроссия профессиональ психотерапия лигасы әгъзасы Валентина Саматованың да чыгышлары зур кызыксыну уятты.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250