Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак
Җәмгыять

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Быелның 1 октябреннән казнадан хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең акчаларын арттыралар.

Бу җитәкче хезмәткәрләр, аерым оешмаларның хезмәткәрләре һәм белгечләренә кагыла. Әлеге хәбәрне ТР хөкүмәт сайты элгән. Окладларны республика казнасы исәбенә 4,9% ка күтәрәләр. Кайбер хезмәт хакларын, өстәмә суммаларны, түләүләрне киметүгә таба түгел, ә артруга таба түгәрәкләп куячаклар.

Бу карар "ТР сында бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә бердәм тариф сеткасы буенча хезмәт хакыалучыларга" кагылмый.

http://shahrichalli.ru/