Беренче кар (ПАРЧА)
Тыныч, тымызык көзге көн. Нидер сизенеп, нәрсәдер көткәндәй, сагаеп калган илаһи бер сихри тынлык. Тиздән, бик тиздән бер төсле, соры, сүрән дөнья дәррәү генә бөтенләй үзгәрер, яңарыр сыман... Ниһаять! “Зарыгып көткәнегез менә мин ул!” дигәндәй, акрын гына кар ява башлады. Беренче кар! Яфрак кадәрле ап-ак бәллүр бөртекләр вәкарь белән, ашыкмый гына талпынып, бер-бер артлы күктән иңәләр...
Күктән иңәләр дә, аска табан тартыла-тартыла, ялангач кара җиргә төшеп яталар... Бу искиткеч матур манзара Яңа ел бәйрәмендә бизәлгән чыршы очыннан итәгенә кадәр бер җепкә тезеп куелган кәгазь кар бөртекләрен хәтерләтә. Әмма болары тере, җанлы... Үзләре әллә эреләнгәннән-эреләнә, зурая бара инде... Көн яктысында йолдыздай канатлары белән җилпәзә кебек уйнаклап очканда, алар гүя күз кысып елмаешалар. Бер-беренә орынып, ышкылып, нидер пышылдашканнарына хәтле ишетелә кебек. Һавадан тәүге булып коелганнарының коры, туң асфальт өстенә канатларын уңайлап, җәеп утырганын, кунаклаганын шәйләгән күк булам хәтта.
Ул да булмый, тирә-юнем ап-ак юрганга әверелде. Яуган кар күрер күзгә җып-җылы сыман, казларның бала йонына охшап күпереп тора. Әле генә һич тә юкка тынычсызланып, алгысып торган күңелгә кинәт аның сафлыгы, аклыгы ягылдымыни: бәйрәм ямен тойгандай, шундук кәефем күтәрелеп китте... Юлымда очраган барча кеше ишелеп яуган кар аша миңа елмаеп узган төсле күренә... Үземнең дә ирексездән авызым ерыла.
Әнә шул рәвешле тротуар буйлап шәһәр читенә чыгып барган уңайда, көтмәгәндә сул яктагы бакча-парктан шәм колаклы кыр куяны уктай атылып чыкты. Аягыма бәрелеп диярлек минем янымнан сырпылып үтте дә бу, такыр сукмак буйлата җан-фәрманга шәһәр эченә таба элдертте. Сөйләсәң, кеше ышанмас! Кала урамында көпә-көндез кылый күзле куркак куян сәйран кылып йөри! Беренче кар яву шатлыгыннан исереп адашкандыр инде, бахыр... Саргылт-күк төсендәге тунын да алыштырып өлгермәгән үзе... Ул да түгел, куянның өтек койрыгына тагылып, артыннан өч-дүрт эт кәмәше, өрми-нитми, бөтен гәүдәсенә сузылып, куа китте. Тотарсың, бар, җилдән җитез урман җанварын! Бераздан кемнеңдер шәхси йортына таба кырт борылганын гына чамалап өлгердем чакырылмаган кунакның.
Күз ачып йомган арада булып узган шушы күренеш тә җырлап торган күтәренке күңелемә яңа дәрт бирде. Сәбәпсез-нисез шатлык, сөенеч димме...
Шуңа күрә дә алсу телләрен салындырып, куян артыннан чапкан маэмайларда тамчы да начар ният, усаллык юк, фәкать кыш җитү куанычыннан шаяртып, шукланып үзара куышып тырык-тырык йөгерешәләр кебек кенә тоелды. Көне дә бит нинди бүген, көне! Нәкъ менә беренче кар төшкән чакта гына була торган, пакьлек һәм сафлык аңкып торган күңелле, күркәм көн. Ниндидер явызлык, эчкерлек турында уйлыйсы да килми...
Көчәеп, тоташ дивардай булып куе кар явып торган көн буена бәйрәм рухы сүрелмәде. Җитмәсә, өйлә вакытында шәһәр кырыенда яшәүче Мөсәвир агадан тагын бер сөенечле хәбәр ишеттем... Теге, иртән миңа очраган таныш куян, этләрдән качып, аның ихатасына килеп кергән икән ич, хикмәт! Ачык капкадан җилдереп тә кергән, турыдан-туры абзарга шылган. Ә алабайлар исә капка буенда авызларын ачып калганнар, кеше йортына басып керергә җөрьәт итмәгәннәр. “Ну, эләгерсең әле бер”, – дигәндәй, урам чатында ялкау гына һау-һаулап торганнар да, аннары хәйләкәр куян хакында бөтенләй онытып, шаярыша-шаярыша, үз йомышлары белән китеп барганнар. Ә куян исә янә җаен тапкан: бәрәңге бакчасына ачык калган ишектән сыпырткан. Бу юлы инде үз урманына дип уйларга кирәк. Бу хәл дә минем беренче кар яткан хәерле, бәрәкәтле көн уяткан куанычыма якты нур булып өстәлде.
Илдус ДИНДАРОВ
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа