17 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әйдә, Тямай, бер кыз давай!
Билгеле җырчы Фирдус Тямаевның гаиләсендә үзгәрешләр көтелә.
-
Татарстанда елгада боз өстендә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган [+ВИДЕО]
Лаеш районында ярдан 50 метр ераклыкта Идел елгасы бозында ике кешенең мәете табылган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә
-
Песи кыйммәткә төшкән
17 яшьлек Уфа егете Интернеттагы билгеле сайт аша үзенә песи алырга уйлаган.
-
Кыш бабай пенсиядән баш тарткан
Русия Кыш бабае пенсия яше җиткәч бирелә торган айлык түләүләрдән баш тарткан. Бу хакта ул үзенең Бөек Устюгтан Мәскәүгә килүенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Шикәр комын башкача кулланабыз
Кардай ап-ак шикәр комыннан баш тарту җиңел эш түгел. Әмма хәзер сәламәтлеген кайгыртучы кайберәүләр, иртәме-соңмы, “татлы агу”дан ничек тә ваз кичәргә тырыша. Мондый очракта кухня шкафындагы шикәр комы кирәкмәс йөк булып ята. Шкаф тутырып яткырганчы, аны бик файдалы эшләргә тотынырга була.
-
Үзәк банк 2017 елга инфляция буенча фаразларын төгәлләштерде
Үзәк банкта инфляция 2,4–2,6 процент тәшкил итәчәк дип белдерәләр.
-
Беренче кар (ПАРЧА)
Тыныч, тымызык көзге көн. Нидер сизенеп, нәрсәдер көткәндәй, сагаеп калган илаһи бер сихри тынлык. Тиздән, бик тиздән бер төсле, соры, сүрән дөнья дәррәү генә бөтенләй үзгәрер, яңарыр сыман... Ниһаять! “Зарыгып көткәнегез менә мин ул!” дигәндәй, акрын гына кар ява башлады. Беренче кар! Яфрак кадәрле ап-ак бәллүр бөртекләр вәкарь белән, ашыкмый гына талпынып, бер-бер артлы күктән иңәләр...
-
Кайнар суга яки парга пешсәң нишләргә?
Хатын-кызның күп вакыты аш бүлмәсендә үтә. Шуңа да пешү, киселү кебек җәрәхәтләр бигрәк тә хатын-кызны «ярата». Әле кайнар суга пешәбез, әле парга. Пешкән очракта авыртуны тизрәк басар өчен нишләргә?