Мал бәласе генә түгел, кешенеке дә
Җәмгыять

Мал бәласе генә түгел, кешенеке дә

Уяу булыйк. Хуҗалыкларында мал-туар тоткан әлмәтлеләргә октябрь аенда терлекләренә игътибарны икеләтә арттырырга кирәк.

Котыру котыра

Нәкъ менә шушы чорда йогышлы авырулар арасында иң куркынычы булган котыру чире баш калкыта. Әлмәт ветеринария берләшмәсе табиблары әлеге авыруның ни рәвешле барлыкка килүе һәм аны кисәтү өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеге турында халыкка аңлатма биреп уздылар.

– Авыруның өч формасы билгеле – көчле, тыныч һәм атипик.Беренче форма берничә этаптан тора. Беренче этапта хайван кешеләрдән кача, караңгы урында яшеренә яки, киресенчә, якыная. Шул ук вакытта тешләгән урында кычыту да булырга мөмкин.

Икенче этапта агрессия барлыкка килә. Борчылу, ыңгырашу, теләсә нәрсә ашау, башка хайваннарга һәм хәтта хуҗага һөҗүм итү арта. Хайван су йота алмый.

Өченче этапта көзән җыеру һәм паралич барлыкка килә. Хайван күбрәк ята һәм нәтиҗәдә кома хәлендә үлә.

Тыныч форма паралич үсеше, селәгәй агуы, ашый алмау белән характерлана. 2-4 көннән соң хайван үлә.

ясалма фәһем

Атипик форма 3 айга кадәр яки хәтта күбрәк дәвам итәргә мөмкин. Башта эч китүе яки, киресенчә, эчәк атониясе, депрессия, аннан соң вакытлыча яхшыру булырга мөмкин.

Куркынычмы?

Табигатьтә, беренче чиратта, кыргый хайваннар – төлкеләр, бүреләр һ.б. авырый. Йорт хайваннары – эре мөгезле терлек, сарык, ат, эт, песиләр кыргый хайван тешләвеннән яки зарарланган хайванның тирегә селәгәйләре элә-гүдән зарарлана.

Вирус умыртка баганасына һәм баш миенә үтеп керә. Симптомнар вирус бөтен организмга таралганнан соң гына күренә башлый. Инкубация чоры еш кына 10-14 көн дәвам итә, - дип искәртте табиблар. Авыруны кисәтү максатында ел саен хайваннарга котыру авыруына каршы прививка ясарга кирәк. Әлмәт белгечләре елына биш-алты тапкыр һәр йортка кереп, терлекләрне тикшереп, карап чыгалар. 

– Прививка ясату ул авыруга каршы калкан булып тора, – ди ветеринария табибы-Әлмәт ветеринария участогы мөдире Эрика Салихова.

– Безнең бурыч — прививка кую гына түгел, ә даими рәвештә профилактикалауның никадәр мөһим булуын хуҗаларга җиткерү. Еш кына кешеләр авыру куркынычын бәяләп бетермиләр, ә бит котыру кыргый яки караучысыз хайваннар белән торак пунктка эләгергә мөмкин.

 

Котыру авыруы куркынычЙорт хайваннары арасында коллектив иммунитет – ул барысын да саклый торган киртә, – дип кисәтә әлмәтлеләрне белгеч һәм көзге чорда сарайларның капкаларын һәм тәрәзәләрен ябулы тотарга, булган тишекләрне ямарга киңәш итә.

– Хуҗасыз этләрне, төлкеләрне күрсәгез, кичекмәстән авыл биләмәсе башлыкларына яки районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез, – ди белгеч. Игътибарлы һәм уяу булыйк, терлекләр дә, үзебез дә сәламәт булыйк. Резеда Исмәгыйлева Фото: ясалма фәһем