Узган атнада Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәт ветераннар советы район өлкәннәрен хөрмәтләп, зур чара уздырды.
Аерым мәйданда хәрби-патриотик экспозиция дә җәелдерелгән иде. МХОда илебез иминлеген саклаучыларның батырлыклары, оешмаларның фронтка ярдәм итү буенча эше турында сөйләүче экспонатларны, шул исәптән запастагы хәрбиләр даими рәвештә алгы сызыкка җибәрә торган роботлаштырылган платформаларны күрсәттеләр.

Чарада район башлыгы урынбасары Рамил Закиров, районның ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, авыл һәм шәһәр волонтерлары катнаштылар.
- Кунаклар һәм шәһәр халкы күргәзмә белән таныша, ветераннар белән аралаша һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлеге турында күбрәк белә алды.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, авыл җирлекләреннән килгән кунаклар кул эшләре, милли ашлар күргәзмәләре дә оештырганнар иде. Бу үзенә күрә борынгы гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятны кабаттан күздән кичерергә мөмкинлек бирде. Мондый эчтәлектәге чаралар даими оештырылсын иде дигән теләктә каласы килә. Резеда Исмәгыйлева. Фото. Юрий Максимов.