Ярдәм һәрвакыт кирәк
Җәмгыять

Ярдәм һәрвакыт кирәк

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итү теләге бүген меңнәрчә кешене берләштерде

Туган йорты җылысы

Әлмәт районы авылларында яшәүче фидакарь волонтерлар үзләренең чиксез кайгыртучанлыклары, җылы чәйләре һәм окоп шәмнәре аша фронттагы ир-егетләребезгә туган йорт җылысын җиткерә.

Һәммәсенең теләге бер генә – солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша.Көзге чорга күчү белән авыл җирлекләрендә окоп шәмнәрен күпләп ясауга керештеләр. Авыл кешеләре акча җыеп, парафин сатып алып кайталар, ял көннәрендә халык бергә җыелып, окоп шәмнәре эшлиләр.

«Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде», – ди фидакарьләр.

МХО зонасындагы якташларыбызга ярдәм күрсәтүдә Рус Акташы волонтерлары күп көч куялар. Менә тагын бер ай дәвамында алар баш күтәрми эшләделәр – маскировка челтәрләре үрделәр, җылы киемнәр, медикаментлар әзерләделәр һәм гуманитар йөкне шушы көннәрдә МХО зонасына озаттылар.

Волонтерлар ярдәм итә

Ярдәм

Кәләйлеләр сугышчылар өчен витаминлы чәйләр хәстәрләгәннәр. Чәй өчен үләннәрне, максималь файдалы үзлекләрен саклап калу өчен, җәй башында, чәчәк атканчы җыйган булганнар икән. Хуш исле катнашма составына бөтнек, мелисса, карлыган яфраклары һәм кара чәй керә.

Җыелган һәр үлән, кайгыртучанлык белән төрелгән һәр чәй өчен волонтерларга рәхмәт укый солдатлар. 

– Туган ягыбыздан килгән бу чәйләр безнең өчен бик тансык. Авылга кайтып килгәндәй булабыз, – дип җавап хатлары да юллыйлар алар.

Авылларда шушындый игелекле кешеләр булуы куандыра. Фидакарьләргә исәнлек-саулык теләп калабыз. Йөрәкләрегездәге ышаныч уты сүрелмәсен, араларыгыз ишәя генә барсын, хөрмәтле волонтерлар. Резеда Исмәгыйлева