Милләтнең көзгесе булган газетабызны югалтмыйк
Җәмгыять

Милләтнең көзгесе булган газетабызны югалтмыйк

Заманча гаджетлар килер дә китәр, ә басма сүз мәңгелек. Бергәләп алынганда гына саклап кала алабыз.

Иртәгә соң булмасын өчен бүген язылыйк!

Бүген дөнья шулкадәр тиз үзгәрә, заман укучысы бөтен яңалыкны нәкъ менә телефон экраныннан, интернет челтәреннән табам дип уйлый. Сүз дә юк, интернет тиз, әмма анда без эзләгән җылылык, безнең янәшәдә яшәүче якыннарыбызның җан тынычлыгы, җирлегебезнең чын тарихы бармы?

  • Соңгы вакытта район газетасына язылучылар саны елдан-ел гына түгел, ай саен кими бара. Бу – аянычлы чынбарлык. Районның үткәнен һәм бүгенгесен теркәп баручы бөтен бер елъязманың юкка чыгу куркынычы алдында басып торабыз.

Элек һәр гаилә мәгълүмат дөньясы белән бергә сулыш алды. Өйгә кайткан саен почта тартмасыннан яңа санны алып уку зур бер бәйрәм иде. Мәктәп укучылары «Яшь ленинчы»ны, «Ялкын»ны кулдан төшерми иде. Һәр оешма, һәр предприятие үзенә генә түгел, гомерен хезмәткә багышлаган ветераннарына да газета яздыруны изге бурычы дип белде.

Ул заманнарда игътибар, хөрмәт һәм, иң мөһиме — җаваплылык бар иде.Хәзер исә хәлләр үзгәрде. Бүген бер оешма җитәкчесе дә газета яздырып азапланмый, күбесе моны кирәксенми дә. Хәтта халыкка рухи азык таратырга тиешле китап-ханәләрнең дә күбесе газета укытудан читләшеп бара.

Газетага югалу куркынычы яный

Нишләдек без? Кая барабыз?

Җәмәгать, югалтуы бик авыр булачак! Район газетасы бер ябылса, аны киредән торгызып, җан өреп булмаячак. Ул бит басма сүз генә түгел, ул – милләт буларак үз-үзебезне саклау ноктасы. Заманча гаджетлар килер дә китәр, ә басма сүзнең, туган телнең намусы һәм бәясе мәңгелек.

Газета битләрендә безнең әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның, күрешеләребезнең, хезмәттәшләребезнең, таныш-белеш, дус-иш, райондашларыбызның уңышлары, хезмәт җиңүләре саклана. Газета туктаса – районның да тарихы туктаячак.

Безнең халыкта борынгыдан һәр изге, олы эшнең башында укытучыларыбыз белән дин әһелләре торган. Алар һәрвакыт халыкның рухи таянычы, кыйбласы булды. Шуңа күрә бүген безгә үрнәк күрсәтергә кирәк!

Район газетасын саклап калу максатыннан оештырылган яңа акцияне, бәлки, кайсыдыр бер алдынгы мәктәбебез башлап, җәмәгатьчелекне чакырыр? Аның артыннан калган уку йортлары, балалар бакчалары, киләчәкне кайгыртучан депутатларыбыз, түрәләребез, эшмәкәрләребез дә кушылып китәр.

Бергәләп алынганда гына без бу олы байлыгыбызны саклап кала алабыз. Район газетасына язылу – ул бары тик мәгълүмат алу гына түгел, ул – сезнең туган җирегезгә, туган телегезгә һәм үз милләтегезгә булган олы мәхәббәтегез һәм намус билгесе. Иртәгә соң булмасын өчен бүген язылыйк! Рәфкать Шаһиев. Автор фотосы