Әлмәттә аквабайк буенча бөтенроссия ярышлары узачак
Җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән иң көчле спортчылар көрәшәчәк.
Әлмәттә аквабайк буенча бөтенроссия ярышлары узачак
17-20 июль көннәрендә Әлмәт сусаклагычында аквабайк буенча Россия Кубогы узачак. Җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән иң көчле спортчылар көрәшәчәк.
Хәзер ярышлар уздырыла торган урында инфраструктураны әзерләү төгәлләнеп килә, ә катнашучылар акваториядә күнегүләр үткәрәләр инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia