29 июнь 2026 яңалыклары
-
Әлмәттә төнлә Ленин урамы участогын ябачаклар
Әлмәттә Ленин урамы участогы ябыла.
-
30 июньгә һава торышы
Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
-
«Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе»: республикада «Гаилә атнасы» башлана
1 июльдән 10 июльгә кадәр Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узачак. Бәйрәм кысаларында республика буйлап 700 дән артык чара оештырыла, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре яктыртыла.
-
Социаль фонд: Яңа гаилә түләүләре уртача 30 мең сумга җитә
Социаль фонд гаилә түләвен алуга гаризаларны 1 июньнән кабул итә башлады.
-
Әлмәттә коляскалар фестивале узачак
Әлмәттә беренче тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган коляскалар фестивале узачак
-
Торак инспекциясе әлмәтлеләрнең шикаятьләренә җавап бирде
Иларәче компанияләрне кисәттеләр.
-
Әлмәттә аквабайк буенча бөтенроссия ярышлары узачак
Җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән иң көчле спортчылар көрәшәчәк.
-
Яшьләр көнендә 14 әлмәтлегә паспорт тапшырдылар
Тантана Ленин мәйданында узды.
-
«Нефтьче» мәдәният сарае Әлмәт мәктәпләрен тәмамлаган 782 чыгарылыш сыйныф укучыларын каршы алды
Әлмәттә чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.
-
Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен елына 20 млн сумга кадәр түләүләр билгеләнде
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга яңа түләүләр турында Карар кабул ителде. Гомуми керем елына 20 млн сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
-
Олег Морозов: Түбән Каманың киләчәге бөтен Россия үсешенә бәйле
Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Каманың Россия икътисады үсешеннән зур файда алачагына ышаныч белдерде. Сентябрьдә яңадан депутатлыкка сайланырга җыенган сәясәтче үз программасын төзегәндә шәһәр халкының наказларына таяначак.
-
Татарстанда «Яшел Үзән» икътисадый зонасы киңәйтеләчәк
Россия Хөкүмәте Татарстандагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасын киңәйтү турында карар кабул итте. Проект кысаларында 300 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп ителәчәк һәм импортны алмаштыручы яңа кластер оештырылачак.
-
Менделеевскида «Геройлар ярышы» мәйданчыгына китерелгән техника ярыштан соң арт-объектларга әйләнәчәк
25 июльдә Менделеевскида узачак «Геройлар ярышы» мәйданчыгына махсус техника: трамвай, тепловоз, автобуслар һәм турбиналы контейнерлар китерелде. Чара тәмамлангач, бу объектлар шәһәрнең үзенчәлекле арт-объектларына әвереләчәк.