Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә чик сакчылары көненә багышланган чаралар булып узды

Хәтер мәйданына җыелдылар.

Әлмәттә чик сакчылары көненә багышланган чаралар булып узды. 
Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән батыр йөрәкле егетләр Хәтер мәйданына җыелдылар. Алар дәүләт чиген саклаганда һәлак булган дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алга таба машиналарда шәһәр паркына юнәлделәр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. 
Бүгенге көндә Әлмәттә ике меңнән артык чик сакчысы исәпләнә. Алар арасында армиядә хезмәт итүчеләр һәм хезмәт итеп кайтканнары бар. МХО зонасында алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүчеләр дә байтак. Әлмәт җирлегендә «Застава» һәм «Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмалары эшчәнлек алып баралар. Запастагы чик сакчылары бүгенге көндә дә алгы сафта. Алар МХО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар йөк җыеп илтеп тапшыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Курку белмәс, чын патриот егетләргә һәм газетабызның якын дуслары булган Сергей Евлеевка һәм Сергей Зарубежновка иң изге теләкләребезне юллап калабыз. 
Чик сакчысы булып хезмәт иткән райондаш егетләребезне тагын бер кат узган бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Һәрберсенә гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телибез. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса