Тимур Нагуманов Әлмәттә балаларны яклау көнен бәйрәм итү программасы турында сөйләде
Шәһәрдә «Беренчеләр фестивале» узачак.
Әлмәт рйоны башлыгы Тимур Нагуманов үз телеграмм-каналында балаларны яклау көнен бәйрәм итү программасы турында сөйләде.
- Бөтен шәһәрдә төрле чаралар, мастер-класслар, концертлар, уеннар, спорт чаралары һәм башка күп нәрсәләр узачак. Төрле яшьтәге балалар катнаша алачак, - дип хәбәр итте ул.
Ул 1 июньдә шулай ук «Беренчеләр фестивале» узачагын да әйтте. Чаралар Шевченко урамындагы 90 нчы йорттагы «Ракета» яшүсмерләр клубында планлаштырылган.
- Кызыклы чаралар булачак: волейбол, баскетбол, ишегалды уеннары, радиоидарәле машиналарда узышлар, жонглирлау, рәсем ясау һәм башкалар. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башланачак, - дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа