Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары шәһәр судына экскурсиягә барды

Бу юлы студентлар Әлмәт шәһәр суды судьясы Д. З. Җамалетдинов белән очраштылар.

 Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Правосудие: от А до Я» Татарстан Республикасы мәктәпләре һәм район (шәһәр) судлары үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүен гамәлгә ашыру кысаларында  Әлмәт шәһәр судына Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының  юридик факультеты студентлары килде.

Бу юлы студентлар Әлмәт шәһәр суды судьясы Д. З. Җамалетдинов белән очраштылар. Ул аларга наркотикларның зыяны турында сөйләде, укучыларның төрле сорауларына мөмкин кадәр киңрәк җаваплар бирде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча студентлар суд хезмәткәрләренә  рәхмәт белдерделәр, ә алар, үз чиратында, студентларга судка квалификацияле белгечләр булып кайтуларын теләделәр.

 

Фото: Әлмәт суды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса