Әлмәт ЗАГС идарәсе 26 нчы игезәк сабыйлар тууын теркәгән
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГС идарәсе 26 нчы игезәк сабыйлар тууын теркәгән

ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре яшь әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлый.

4 декабрьдә  Әлмәт ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 26 нчы игезәк сабыйлар тууы теркәлгән.


2020 елның 2 декабрендә Илһам һәм Алсу Әхмәтҗановлар гаиләсендә Мәдинә, Мәликә исемле игезәк сабыйлар туган.


ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарга сабыйларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларны һәм ТР Президентының котлау хатын тапшырган.