Əлмəт районы башлыгы шəhəр халкын Татарстан Республикасы көне белəн котлый
Әлмәт һәм әлмәтлеләрнең Татарстанның аякка басуына һәм үсешенә керткән өлеше шактый зур!
Кадерле әлмәтлеләр!
Татарстанның иң төп бәйрәме – Республика көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
27 майда республикабыз мөһим тарихи вакыйганы – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтте. Нәкъ менә шушы көн безнең дәүләтчелегебезне игълан иткән көн булып тора да. Утыз ел элек республикабыз Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, «татарстанлылар» дигән горур төшенчә барлыкка килеп, ул бүген дә республикабыз күпмилләтле халкының язмышына уңай йогынты ясый.
Татарстан – чәчәк атучы, алдынгы республика. Социаль инфраструктураны киңәйтү, заманча технологияләр үсеше, мәгариф һәм фәннең югары дәрәҗәсе, сәламәтлек саклауның заманча системасы, спортка ярдәм, мәдәни-тарихи мирасны саклау – кече Ватаныбызның уңышын төрле юнәлешләрдәге тотрыклы үсеш тәэмин итә.
Татарстаныбызның казанышлары - ул республикада яшәүче барлык кешеләрнең, сезнең белән безнең көндәлек тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы һәм үз эшенә җаваплы карашының турыдан-туры нәтиҗәсе. Куәтле, алгарышлы үсештә булган бүгенге Татарстан күп буын гражданнарның фидакарь хезмәтеннән башка шундый югары дәрәҗәгә ирешә дә алмас иде.
Әлмәт һәм әлмәтлеләрнең Татарстанның аякка басуына һәм үсешенә керткән өлеше шактый зур. Нефтьчеләр башкаласы тарихи яшәү дәверендә республикабызның социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясый. Без эчке территориаль продуктны формалаштыруда алдынгы позицияләрне билибез. «Татнефть» компаниясенең социаль проектлары бөтен республика буенча халыкның тормыш сыйфатын күтәрә, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә, торак пунктларның инфраструктурасын яхшырта, мәдәният һәм сәнгать үсешенә булышлык итә. Бүген Әлмәт үзенең бөтен көчен инновацион икътисадны үстерүгә юнәлтә, районның сыйфатлы төзекләндерелүенә, һәркем турында кайгыртуга, традицияләрне һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклап калуга зур игътибар бирә. Без республикабыз белән горурланабыз һәм Татарстан да безнең белән горурлансын иде дип телибез. Ахыргы нәтиҗәне күздә тотып эшләү, җаваплылык һәм компетентлылык безгә туган ягыбызның данын киметмәскә һәм аның үсешенә саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Безнең Әлмәт һәм тулаем безнең республика киләчәккә омтыла, үзенең бай үткәнен хәтерләп һәм хөрмәт итеп, төп кыйммәтләрне саклап, бүгенге көндә бер-бер артлы яңадан-яңа үрләргә ирешә.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм хөрлек, уңышлар һәм яңа белемнәр телим. Республикабыз алга таба да инновацион һәм новатор булып калсын, яңа нәтиҗәле проектларны гамәлгә ашырсын, безнең һәркайсыбыз республикабызның чәчәк атуына мөһим өлеш кертә алсын – шул чагында гына туган йортыбыз Татарстанда һәрвакыт уңайлы, җылы һәм рәхәт булыр.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа