30 август 2020 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы көнендә Әлмәттә 8 пар өйләнешкән
Бәйрәм көнендә Әлмәттә 8 яңа гаилә барлыкка килгән.
-
Әлмәттә җәмәгать транспорты өчен яңа тукталышлар куела
Әлмәтлеләрнең җәмәгать транспорты тукталышлары турында актив фикер алышуына бәйле рәвештә шәһәр хакимияте тукталышларның тышкы кыяфәтен яңадан карарга булган.
-
Татарстан Республикасы көнендә Ниагара шарлавыгы Татарстан флагы төсләренә керә
Акциянең инициаторлары - Марат һәм Алимә Сәлахетдиновлар.
-
Түбән Мактамада яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк
Төзекләндерү эшләре «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән уздырыла.
-
Әлмәттә дүшәмбе явым-төшемсез узачак
31 августка синоптиклар нәрсә фаразлый?
-
Район башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан Республикасы көнендә чараларда актив катнашты
Әлмәттә Татарстан Республикасы көне уңаеннан төрле массакүләм чаралар үткәрелә. барысында да Тимур Нагуманов актив катнаша.
-
Тимур Нагуманов гриппка каршы прививка ясатты
Район башлыгы Тимур Нагуманов гриппка каршы прививка ясатты.
-
Әлмәттә өч спорт мәйданчыгы ачылды
Колшәрип авылындагы мәктәп территориясендә волейбол һәм баскетбол өчен, 1 нче лицей-интернатта мини-футбол өчен, Тихоновкадагы мәктәп биләмәсендә элекке хоккей тартмачыгы урынында шулай ук мини-футбол өчен универсаль мәйданчыклар ачылды. Әлмәт шәһәрендә һәм районында узган ел 35 спорт мәйданчыгы төзелгән. Быел 4 мәйданчык сафка кертелә. Спорт мәйданчыклары төзелеше программасы Татарстан Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанда 28 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Шуларның 2се – читтән кертелгән, 26сы – элемтәле 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
-
Әлмәттә ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күргән
28 августта сәгать 12 тирәсендә Гафиятуллин урамы 9 нчы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте теркәлә
-
Əлмəт районы башлыгы шəhəр халкын Татарстан Республикасы көне белəн котлый
Әлмәт һәм әлмәтлеләрнең Татарстанның аякка басуына һәм үсешенә керткән өлеше шактый зур!
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Республика көне белән котлады
Республикабызның төзелүенә һәм үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәр татарстанлыга олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез, диелә Президент котлавында
-
Помидор яфрагы ник зәңгәрләнә?
Кайчак помидорлар чәчәк атса да, тиз генә җимешләнми. Баксаң, проблема температураның яки дымлылыкның югары булуында икән. Хәзер инде барыбыз да диярлек помидорларны теплицада үстергәнлектән, бу проблема актуаль. Шуңа күрә теплицаны ешрак җилләтергә, помидор куаклары өстенә «Завязь» препараты бөркергә кирәк.