Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң көчлеләр бәйгесе

«Укытучысыннан уздырмаган укучы ул начар укучы», дип әйткән бөек итальян галиме Леонардо да Винчи әле XV гасырда ук.

Россия фәне кайсы гына заманда да һәрвакыт җәм-гыятьнең алгы планында булды. Килешәсездер, безнең талантлы укытучыларыбыздан һәм алардан һич кенә дә калышмаучы сәләтле студентларыбыздан башка фәнне күз алдына китерү дә мөмкин булмас иде.

30 мартта Әлмәт политехник техникумы иң талантлы студентларны традицион фәнни-тикшеренү эшләре (проектлар) конкурсына җыйды. «Профессионалитет» федераль проектын популярлаштыру кысаларында үткәрелгән әлеге интеллектуаль ярыш иң көчлеләрне ачыклап, аларның исемнәрен техникум тарихына кертеп калдырырга мөмкинлек бирә.

Анда сигез: социаль-гуманитар, гомуми белем бирү, гомуми һөнәри, мәгълүмати-коммуникацион дисциплиналар; махсус дисциплиналар: нефть, электротехника, автомеханика, төзелеш, икътисад; «Үсеш ноктасы», техник һәм конструкторлык идеяләре юнәлешләре буенча 200 дән артык студент катнашты.

Күпчелек чыгышларның инновационлылыгы һәм гамәли әһәмияткә ия булуы сөендерә - конкурсның төп таләбе дә шундый иде. Әлеге критерийлар безнең тышкы экспертлар - жюри әгъзалары: «Шешмаойл» ИК ҖЧҖ, «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ, «АИСК» ҖЧҖ предприятиеләре вәкилләре, шулай ук мәгариф идарәсе һәм Әлмәт медицина көл-лияте методистлары тарафыннан да билгеләп үтелде.

Шушы кадәр киң колачлы конкурста 49 студент җиңүчеләр булдылар, алар 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр, төрле номинацияләрдә 34 студент билгеләп үтелде. «Техник һәм конструкторлык идеяләре» юнәлеше буенча укучыларның 80 эше тәкъдим ителгән иде.

Шулай да башкарылган эш, студентларның гадәти булмаган, үзенчәлекле, көч-ле чыгышлары һәртөрле ачыштан мөһимрәк, чөнки без өйрәнәбез, танып бе-ләбез, өйрәнелмәгәнне тик-шерәбез, ә бу, димәк, киләчәк өчен яңа горизонтлар ачабыз дигән сүз!

Наҗия Хәйдәрова, ӘПТның фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса