Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер күрешү - бер гомер

Язучының күңеле булу өчен әллә ни күп кирәкми.

 

Иҗатыңны танып, кемнәрдер аны үзләренең эш тәҗрибәләрендә файдаланалар, яшь буынны тәрбияләүдә үзләренә кирәкле дип саныйлар икән, бу - зур куаныч.

Шәһәрнең «Золушка» балалар бакчасында мин моңа тагын бер кат инанып кайттым.

Өлкән тәрбияче Юлия Мөхәммәтҗанова, музыка җитәкчесе Нурания Галиева, Лиана Семенова, татар теле тәрбиячесе Алсинә Хәбибуллина чараны үткәрү өчен күп көч куйганнары күренә. Ике телдә дә Әлмәт шәһәре, нефтьчеләр турында бик эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Шәһәребезнең чисталыгы үзебездән тора икән дигән фикерне дә балалар үзләре үк әйттеләр. Матурлыкны кешеләр үзләре тудыралар. Әлмәт төбәгендә туган, яшәп, иҗат иткән барлык язучыларны искә алдылар. Энҗе Мөэминова, Клара Булатова, Роза Солтановаларның шигырьләрен укыдылар. Кунак булып килгән язучы апалары биргән сорауларга, кулларын күтәреп, матур җаваплар бирделәр, уеннарда актив катнаштылар. Балалар татарча матур сөйләшәләр, аралашалар. Бик активлар, бернигә дә битараф түгелләр. Үзләрен кызыксындырган сораулар да әзерләгәннәр. Шундый күркәм бәйрәм оештырган тәрбиячеләргә зур рәхмәт.

Зинаида Захарова, язучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса