Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйрәм үзе - милләт тарихы

«Нәүрүз» - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.

Элек яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр - ул 21 мартка туры килгән. Бу бәйрәм төрки халыкларда кышны озату, язны каршылау буларак кабул ителә.

Шундый бәйрәмнәрнең берсе Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Бәйрәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик оешмасы җитәкчесе Зөлфия Гайнетдинова һәм Чулпан Галәвиева, татар теле укытучылары тарафыннан оештырылды. Мәктәп фойесында укучыларның сәнгать, кул эшләнмәләре күргәзмәсе игътибарны җәлеп итте. Бу хезмәтләргә сокланмый мөмкин түгел. Икенче каттагы фойеда чигешле мендәрләр, сөлгеләр, ашъяулыклар, кулъяулыклар... Гаҗәеп хозурлык!

Актлар залында тагын да матур бәйрәм көтә иде безне. Бәйрәм концерты белән бергә фольклор әсәрләр дә күрсәтелде. Шундый кү-ренешләрнең берсе - «Аулак өй» кичәсе. Укучылар чын артистларча чыгыш ясадылар. Бизәкле калфаклар, чигешле алъяпкычлар, бала итәкле күлмәкләр... Серле сандык үзе генә дә ни тора иде. Аннан бер-бер артлы татар халкының милли байлыклары: чигешле сөлгеләр, бизәкле читекләр чыкты. Нинди генә тарихи милли байлык юк иде анда. Чын мәгънәсендә хәзинә! Зур тәрбияви чараларның берсе - бишек. Борынгы чып-чын бишек. Татар халкының бишек көйләре, җырлары үзе генә дә ни тора!

Чарада Әлмәт шәһәренең «Туган як» клубы төбәк-челәре Зәрия Хәбипова, Клара Хәсәнҗановалар катнашты. Алар укучылар алдында татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында чыгыш ясадылар. Рус телле балалар өчен дә аңлатма бирелде.

 

Укучылар да бик матур тамаша күрсәттеләр. Чараны укытучылары Чулпан Галәвиева әзерләгән иде. Балаларның татарча чис-та сөйләмнәре, җырлары күңелне күтәреп җибәрде, киләчәккә өмет уятты.

Очрашуны әзерләгән укытучыларга, укучыларга зур рәхмәт.

Клара Хәсәнҗанова,
төбәкче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса