Җиңүчеләр республика җыелма командасы составына керәчәк һәм ил чемпионатында Татарстан командасы данын яклаячак.
“Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү” компетенциясендә Галләмов Камил һәм Кирамов Булат 1 урынны яулаганнар!
Дятлова Мария, Закирова Эльвина 3 урынны алганнар. Остазлары - Хәлилов Эмиль һәм Пиянзин Николай.
Җиһаншин Ренат җитәкчелегендә Гыйзәтуллин Умар, Шәймарданов Данил һәм Якупов Динар составындагы команда "Производствода команда эше - юниорлар" компетенциясендә 2 урынны алган.
Сәләхова Адилә "Мода технологиясе" юнәлешендә бронза медаль яулаган. Остазы - Кәримова Әлфирә.