Нәни татар кызы – Россия гүзәле
Татар кызы - 11 яшьлек Зилә Әхмәтҗанова "Россиянең нәни гүзәле-2013" титулына ия булды.
Бәйге 23-26 март көннәрендә Мәскәүдә узды. Бәйгенең төрле номинацияләрендә тагын өч Татарстан кызы - Әдилә Мортазина, Анастасия Елизарова, Лия Гизадатуллина бүләкләнде. Зилә Әхмәтҗанова иң яхшы биюче буларак "Милләт горурлыгы" фестивалендә Гран-прига да лаек булган. Әлеге фестивальдән кызчык барлыгы 8 медаль - 7 алтын, 1 көмеш белән кайткан, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа