Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Мәдәният дөньясында" тапшыруы да ябыла

ТНВ каналында бер-бер артлы тапшырулар ябыла.

"Яшьләр Онлайн" ябылуы турында хәбәр булган иде. "Яңа гасыр" телеканалы эшли башлаганнан бирле чыгып килгән "Мәдәният дөньясында" тапшыруының иртәгә соңгы чыгарылышын күрәчәкбез.

Бу хәбәрне тапшыруның алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова җиткерде. Алга таба ул "Ком сәгате" дигән яңа тапшыруда редактор булып эшләячәк.

"Тормышның бу этабына нокта куярга вакыт җитте. Хәерлесе! Тапшыруга ребрендинг кирәклеге күптән билгеле иде. Ләкин аның бөтенләй ябылуы, яңа сезонда сәнгать-әдәбиятка багышланган тапшыруның булмавы - бик үк дөрес түгел. Мәдәниятне болай да өченче сортлы өлкә итеп тәкъдим иткән, телгә кабат куркыныч янаган заманда милли каналыбызда мәдәни тапшырулар берничә булырга тиеш! Алар жанры буенча да, өслүбе буенча да төрле булсын! Безнең мәдәният зур, һәрбер өлкә аерым игътибарга лаек! ТНВ каналында бу вакытлыча күренештер, дигән ышанычта, алып баручы буларак, саубуллашам..." - ди Гүзәл.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса