Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Студентлар язы” шәһәр фестиваленең гала-концерты узды

"Студентлар язы" шәһәр фестиваленең гала-концерты быел да шаулап-гөрләп узды. Егет-кызлар Яшьләр үзәге залын 25 апрельдә җыр, бию, көлке, шаян чыгышларга күмде.

Гала-концерт нәрсәсе белән күңелле? Әлбәттә, бөтен сәләтле студентларның бер сәхнәгә күтәрелүе белән! Ә алар бихисап. Вокал-соло, вокаль ансамбльләр, сәнгатьле уку, хореография, оригиналь жанр номинацияләрендә җиңгән яшьләр соклану уятты. Мария Петрова (ТИСБИ) һәм Денус Ягофаров (АГНИ) "Вокал-соло" буенча иң яхшылар булып танылды. Музыка көллияте студентлары Диләрә һәм Аделина Мохитовалар, нефть институтының "Голос" ансамбле "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булды.

Борис Булатников - нефть институты студенты - техник уку йортында белем алуына да карамастан сәнгатьле уку буенча таң калдырды. Шулай ук КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалыннан "Саквояж" театр студиясе дә җиңү яулады.

"Оригиналь жанр" номинациясендә быел Никита Полюшко (медицина көллияте), "Индийские братья" коллективы (музыка көллияте), Эльза Шәрәфиева белән Владимир Елисеев дуэты (АГНИ) танылу алды.

Хореографиядә JFF Style (ИЭУП) бию коллективына тиңнәр табылмады. Аларның ирешкән уңышлары, премия, бүләкләре байтак инде. Шуңа да 2013 елгы Универсиадада нәкъ менә аларның катнашуына һич кенә аптырыйсы юк.

Алсу Хәйбриева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250