Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт белән күренекле "Beatles" арасында нинди утраклык бар дип уйлыйсыз? (+ ФОТОЛАР)

Вәт шул, без дә белмәгән идек!

Баксаң, гыйнварның бер көне халыкара Битлз көне буларак уздырыла икән. Яшьлекләре узган гасырның 60-70 нче елларына туры килгән буыннан башлап, бүгенге көнгәчә Англиянең горурлыгы булган төркемнең җырлары үлмәс хитлар исемлегендә.

Әлмәтнең 3 нче музыка мәктәбендә булган кызыклы чара нәкъ шул дата уңаеннан оештырылган. Гитара буенча педагог Альбина Шәйхетдинова мәктәптә белем алучы төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы да, файдалы да итеп эшләгән аны.

Легендар группаның тарихыннан башлап, әлеге дүртлек башкарган җырларга чаклы үсеп килүче буынның холкына, аларның мавыгуларына туры китерерлек итеп сайланган

«Yesterday», «Michelle», «Baby it's you», «'ll Follow The Sun», «Eight Days a Week» исемле иң танылган җырлар һәм композицияләрне Тимур Вәлиуллин (педагогы Бородина И.В.), Кәрим Фарукшин, Эмиль Фёдоров, Әлфир Даутов, Аделя Дохина, Виктория Абдрахманова, Дана Рафикова, Лилиана Газизулина, Катя Романова (педагогы Кучерявенко Н.М.) башкарды.

Бер сүз белән әйткәндә, Битлз бу көнне бер генә сәгатькә булса да Әлмәткә "күчеп" торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса