«Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле 17 ел яшәү дәверендә зур популярлык казанды.
Шушы көннәрдә ул концерт белән Сарманга барды. Ансамбль репертуарындагы классик һәм хәзерге заман композиторлары әсәрләрен тамашачылар бик җылы кабул итте. Ансамбльнең җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Нуриева.