Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Филүс Каһиров Чехия аэропортында татар җырын яңгыраткан!

Узган атнада Чехиянең Брно һәм Венгриянең Будапешт шәһәрләрендә «Татарстан Республикасы көннәре» уңаеннан Татарстан сәнгать осталары концертлары узды. Әлеге күркәм тамашада Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров да катнашкан.

- Брно шәһәренең "Соно Центрум" мәдәният комплексында концерт куйдык. Татарстаннан зур делегация белән бардык. Артистлар арасында Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Эльмира Кәлимуллина, Артур һәм Марат, Раяз Фасыйхов, Резеда Галимова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт фольклор ансамбле һәм башкалар бар иде. Вакыт тыгыз булу сәбәпле, экскурсиягә вакыт калмады. Шулай да тиз арада гына шәһәр үзәген күреп өлгердек. Гаҗәеп матур шәһәр! Анда җәй дисәң дә була - 22 градус җылы, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс Каһиров.


Концерт куйганнан соң икенче көнне иртән артистлар юлга кузгалган. Безнең артистлар кая барса да, кызык хәлләр майтарып йөри. "Аэропортта фортепиано тора иде. Чит илдә яшәүче милләттәшебез, танылган пианистка Лия Нигмати уйнап карарга булды. Фортепиано бик яхшы хәлдә, көйләнгән булып чыкты. Шуннан мин "Китмә, сандугач" җырын сузып җибәрдем. Сәгать иртәнге 5ләр тирәсе. Тавыш өчен дә яхшы күнегү, репетиция булды, чөнки алда Будапешттагы концерт көтә иде. Шулай итеп, Брно аэропортында татар җырын яңгыраттык. Аэропорт хезмәткәрләре кул чабып, рәхмәт белдерде", - диде Филүс Каһиров.

Эльвира Шакирова

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса