Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дамир Нуретдинов: “Бер адым артка атласам, икене алга атлыйм” [+ФОТОЛАР,ВИДЕО]

Бу ялларда якташыбыз Дамир "Голос. Дети" проектында "слепое прослушивание"дә катнашып, чираттагы турга узды һәм Дима Билан командасына эләкте.

Дамир Нуретдинов үзенең яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый да кебек. 14 яшьлек тыйнак яшүсмер мәктәпкә йөри, инглиз телен яхшылап өйрәнә, буш вакытларында компьютерда утыра, спорт белән шөгыльләнә. Хәер, аның буш вакытлары әллә ни күп калмый да. Бүген Дамир баш-аягы белән җырга чумган, төрле конкурсларга әзерләнә. Узган ел "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивалендә ул беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Гадәттә, җырлау табигатьтән, тумыштан бирелә, диләр. Әмма Дамирның һич алай түгел. Инде 80 яше белән баручы бабасы кечкенәдән җырларга яратса да, яшүсмер үзенең сәләтен соңрак ачкан.

- 10 яшькә кадәр музыка белән бөтенләй шөгыльләнмәдем. Теннис, хоккей, футбол - уйнап карамаган спорт төрләре калмады. Әмма көннәрдән бер көнне мин җырлый башладым, - дип сөйли Дамир. - Музыка - үзе бер дөнья икән ул! Аны җиренә җиткереп, профессиональ дәрәҗәдә беләсем килә. Шәһәребезнең беренче музыка мәктәбендә ноталарны өйрәнә башладым. Җитәкчем Рита Низамова мине күреп алды, "Талант бар, ачарга гына кирәк диде".

Чыннан да, Дамирны сәләтле бала дип әйтү генә аз, аңарда җырлауга дәрт бар! Тавышың булу бер, аны ачып, тамашачыга чыгарып салу, күрсәтә алу - икенче. Әгәр дә икесе дә булса, сине зур киләчәк көтә. Өстәвенә, тырыш ул. Рус телендә генә түгел, рәхәтләнеп татарча да, инглиз телендә дә җырлавы Дамирны башкалардан аерып тора. Үз-үзенә ышанычлы, җырга бөтен җанын биреп тамашачыны үз чыгышы белән иркәли белә җырчы. Күпләргә таныш "Туган як"ны да русча һәм инглизчәгә тәрҗемә итеп, дөньякүләм конкурсларда жюриларны өч телдә җырлап шаккатырган ул!

Яшь йолдызның шушы дәвердә шактый дипломнары, грамоталары җыелган. Ул аларның барысын да аермачык хәтерләп тә бетерми, чөнки алар күп. Бөтен Россия буенча уза торган "Роза ветров" фестивале, Рухият фондының "Сандугач сайрар илем", Чебоксар шәһәрендәге "Цветик- семицветик" конкурсы... Санап китсәң, әллә никадәргә җыела! Әмма Дамир өчен иң истә калганы - Болгариянең Обзор шәһәрендә үтүче фестиваль. Бу Халыкара конкурсны күпләр белеп тә бетермидер. Анда дөньяның төрле илләрендә иң талантлы балалар, җыр-бию коллективлары җыела. Дамир анда катнашып, лауреат исемен алып кайткан.

- Сәхнәгә чыкканчы бик борчылам. Әмма җырлый башлагач, мин ләззәт алам, - ди ул. - Баштагы бөтен нәрсәләр онытыла. Бер адым артка атласам, икене алга атлыйм. Шундый девиз белән яшәргә тырышам. Әти-әниләрем дә мине канатландырып торалар.

Дамирның киләчәккә хыяллары да зурдан. Аның тамашачы өчен яшисе, артист, я актер буласы килә.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса