Мәдәният. Сәнгать

Хатирәләр яңарсын, остазлар онытылмасын…

Хатирәләр яңарып торсын, яшь буын үз остазларын онытмасын, ә өлкәннәребез һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам тоеп яшәсен!

Кайчак бер очрашу күпме хатирәне яңарта, күпме күңел кылларын тибрәтә…

Кулыбызга күңелләрне җылытырлык бер язма килеп иреште. Аның авторы — 10 октябрь көнне музеебызда узган очрашуда катнашкан кадерле кунагыбыз, Габдрахман авылының ветераннар советы рәисе Җәмилә Әгъзам кызы Мөхәммәтганиева.

Җәмилә Әгъзам кызының хезмәт юлы Елховой мәктәбе белән дә тыгыз бәйләнгән. Ул 1969–1977 һәм 1984–1988 елларда Елховой урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Соңрак Габдрахман урта мәктәбендә география һәм биология укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт куйган, 2018 елга кадәр мәгариф өлкәсендә эшләвен дәвам иткән.

Гомеренең күп өлешен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимәбез. Еллар узса да, остазларга булган хөрмәт, бергә эшләгән чорларның истәлекләре күңелләрдә саклана. Бу язманы сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Чөнки мондый хатирәләр онытылырга тиеш түгел. Алар — безнең тарихыбыз, буыннар арасындагы рухи күпер. Әлеге ихлас язмасы өчен Җәмилә Әгъзам кызына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!

Музейда очрашу, автор фоосы

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

10 октябрь. Алтынсу яфраклар коелган матур көз көне. Елховой туган якны өйрәнү музеена әкрен генә атлап укытучылар агыла. Бүген бирегә хәзерге көндә эшләп торган мәктәп коллективы, ветераннар һәм күптән биредә эшләп киткән, читтә яшәүче ветеран укытучылар да чакырулы.

Музей янына килеп җитүгә, коймага урнаштырылган МХОда һәлак булган егетләр фотоларына юлыгасың. Эчтән генә догаларын укып, кунаклар эчкә үтә. Эче-тышы белән шатланып, музей директоры Мәдинә Мисбах кызы килүчеләрне каршылый. Бер мәлгә гөр килеп кочаклашулар, сәламләү, хәл-әхвәл сорашу өстенлек итә. Шулай булмый соң, нечкә билле, сылу кызлар урынына чәчләренә чал кергән, хәрәкәтләре дә әкренәйгән әби-апалар килгән, ләбаса.

Аралашкач, танышкач, Мәдинә ханым сүз башлый: — Хөрмәтле укытучыларыбыз, бүген мин сезнең рольне алырмын, ә сез минем укучыларым булырсыз. Музей заллары буйлап йөргәндә сезгә сорауларым да булыр, актив катнашырсыз дип уйлыйм. Чыннан да, һәр залда гади сөйләү генә түгел, уйландыра, хәтерне яңартырга кирәкле сораулар яңгырый.

— Без хәзер борынгы чор өендә. Әйтегез әле, биредә мәктәп темасына кагылышлы нинди предметлар күрәсез?  — Мич, керосин лампасы, күмер һ.б. Берсеннән-берсе уздырып җаваплар яңгырый. Бөек Ватан сугышы чорына караган залга кергәч:

— Сез үзегезнең әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән бәйле истәлекләрне сөйли аласызмы? Ә өлкән, хөрмәтле укытучыларның ул чор истәлекләре биниһая күп.

Тылдагы 17–18 яшьлек әниләрнең башыннан үткән хәлләр, фронттагы совет солдатының үз иптәшләрен ничек ачлыктан саклап калуы турында вакыйгалар сөйләнә. Ә инде совет чорына караган залда гәпләшүләр, истәлекләр тагын да күбәя. Тыйнак кына, ягымлы тавышы белән Мәдинә тагын җанлылык өсти:

— Ә хәзер мәктәптә эшләгән чорда истә калган нинди вакыйгаларны сөйли аласыз? Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә вакыйгалар сөйлиләр. Әмма барысының да сүз сөрешендә Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбенең данлыклы олы шәхесе, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Тимергали Вәлитов, аның коллективы телгә алына, мәктәпнең чын-чынлап тормыш мәктәбе булуына басым ясала.

Музейда очрашу, автор фотосы

Сорау-җаваплар

  • Сорау-җавапларда, чыгышларда актив катнашкан кунаклар үзләренә бирелгән фишкаларны санагач, һәрберсенә музей хезмәткәрләренең үз куллары белән ясаган сувенирлары бүләк ителә. Бүгенге көндә Казан елга техникумы директоры булып эшләүче Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховның иганәчелеге белән әзерләнгән мул табын — тагын да олы хөрмәт бүләге булды.

Табын артына утыргач, Искәндәр хәзрәт үзе дә бүген Елховой мәктәбендә дәресләр алып баручы буларак, мәрхүм булган укытучыларга атап дога кылды. Соңыннан Зәй районыннан килгән Кадрия ханым бертуган абыйсы Разим Вәлиуллинның китапларын музейга һәм килүчеләргә бүләк итте. Абыйсы сүзләренә һәм көенә язылган җырны да җырлап бирде. Ильяс Сәлахов яраткан җырын җырлады, Рәфис Гаффанов гармунда «Шахта көе»н сыздырды. Гомумән, рәхәт, иркен, матур очрашу булды бу.

Читтән кайтучылар өчен бигрәк тә кадерле очрашу иде шул, тиз генә китәргә дә ашыкмадылар. Йомгаклап, шуны әйтәсебез килә:  олыласаң олыны — олыларлар үзеңне. Мәдинә Газизовага һәм аның коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез, саулык-сәламәтлек, зур иҗат уңышлары телибез. Килгән кунаклар исеменнән 
Җәмилә Мөхәммәтганиева