Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык театрларында - милләт теле, милләт йөзе

Тамаша, җыр-моң, уен-көлке татарның канына сеңгән. Моны үзешчән коллективларның актив рәвештә театр сәнгате белән мавыгулары ачык күрсәтте.

«Әлмәт таңнары» газетасында, алдагы саннарының берсендә, мин үземнең әңгәмәдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан район мәдәният учакларының драма түгәрәкләре, театр сөючеләр клублары һәм театр коллективлары арасында «Теат-ральная весна - Театр язы-2023» бәйгесе уздыру турында әйтеп үткән идем.

Менә шушы бик тә матур, кирәкле һәм мавыктыргыч чара гөрләп узып китте, бу бәйгедә 18 Мәдәният йорты театр коллективлары чыгыш ясады.

Районыбызда 51 мәдәният учагы үз халкының рухи дөнь-ясын баету белән шө-гыльләнә. Мәдәният йортларының саны саллы булу сәбәпле, бәйге өч ноктага бүлеп үткәрелде: 26-28 апрель көннәрендә Дальняя Ивановка авылы Мәдәният йортында 5, Чупай авылы Мәдәният йортында 6, Кичү авылы Мәдәният йортында 7 театр коллективы чыгыш ясады. Җиңүчеләрне бүләкләү өлеше дә Кичү-дә уздырылды.

Түбән Мактама Мәдә-ният йорты каршында эшләүче «Сәйяр» театр сөючеләр клубы (җит. Ләлә Сәйфиева) Т. Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасыннан өзек күрсәтеп I дәрәҗә дипломга лаек булды. Тайсуган авылы Мәдәният йортының «Хәзинә» театр коллективы (җит. Әлфия Исмәгыйлева) К. Тинчуринның атак-лы «Зәңгәр шәл» спек-такленнән өзек әзерләп II дәрәҗә диплом яулады. Чуваш Сәрәне авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тамаша» халык театры (җит. Лидия Макарова) Г. Терентьевның чуваш телендәге «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» комедиясеннән әзерләнгән өзек белән III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Дәрәҗәле жюри аерым башкару осталыкларына да игътибар итте. «Иң яхшы ир-ат роле»нә Кәләй авылы Мәдәният йорты «Алтын битлек» театр коллективыннан Валерий Николаев лаек булса, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Кама-Исмәгыйль Мәдә-ният йортының «Авылым тәлгәшләре» театр коллективыннан Рузалия Латыйпова җиңүче дип табылды. (А. Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» әсәрендәге Шәһидә роле өчен).

«Иң яшь актер» но-минациясенә Чупай авылы Мәдәният йортының «Ябалак» театр коллективы лаек булды. Бу яшьләр коллективы бәйгедә беренче тапкыр катнашып, яңа техник мөмкинлекләр кулланып, «шәүләле театр» күрсәтте, үзләре иҗат иткән «Фронтка озату» күренешен тәкъдим итте. Курчак театры номинациясендә Кичү авылы Мәдәният йорты «Әкият» курчак театры (җит. Валентина Дундукова) билгеләнде.

«Иң яхшы режиссер» дип Мәмәт Мәдәният йортының «Сәйяр» театр коллективы режиссеры Альбина Мөхәммәдиева танылды. Елховой авылы Мәдәният йорты каршында эшләүче «Көзге» театр коллективы (җит. Сиринә Исмәгыйлева) «Иң яхшы театр коллективы» исеменә лаек булды.

Бәйге барышында халык арасында театр сәнгатен үз итеп, яратып, сәхнәгә тартылучыларны күреп, күңел куанды. Авыллардагы мәдәният учакларында матур гына иҗат итеп, күренекле драматургларыбызның пьесаларын, танылган язучыларыбызның әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп, кыска-кыска гына көлкеле ко-медияләрне сәхнәгә чыгарып эшләп торучы матур коллективларыбыз барлыгына шушы чарада тагын бер тапкыр күңел куанып, киләчәккә өмет уянды.

Мондый чаралар үт-кәрү, үзешчән театр коллективларын барлау, аларның хезмәтләрен бәяләү театр сәнгатен үстерүдә зур роль уйный. Халык театрлары, үзешчән театр коллективлары профессиональ театрларга артистлар тәрбияләүдә үзләренең зур өлешләрен кертү белән бергә, илебезне, телебезне саклауга да ярдәм итәләр.

Мондый бәйгеләр оештырылганда театр сәнгате үзенең дәрәҗә-сен беркайчан да югалт-мас. Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров халык театрларын бәяләп: «Халык театрлары булган җирдә милләт югалмас, халык яшәр!» - дигән иде. Бу сүзләрне куәтләп шуны әйтергә кирәк, театр сәнгатенә тартылган милләт телен дә, йөзен дә, илен дә бәяләргә өйрәнә.

Бәйгедә катнашкан театр коллективларының берсе дә игътибардан читтә калмады - дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйгене оештыруда ига-нәчелек ярдәме күр-сәткән Гүзәл Сабировага  (Тайсуган авылы),
Рәфис Әфләтуновка һәм Сиринә Исмәгыйлевага (Елховой авылы) олы рәхмәтебезне белдерәбез.  

 Таһирә Шәйдуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса