Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында чуаш пасхасын уздырдылар

Районның Яңа Суркино мәктәбендә Манкун-Чуаш Пасхасы узды.

Укучыларны чуаш халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыру, безнең көннәрдә этнос тормышында йолаларның, гореф-гадәтләрнең әһәмиятендәге ролен аңлау максатыннан уздырылган әлеге чара. 
Мăнкун Язгы Яңа елны каршылау бәйрәме. Христианлык таралганнан соң, Чуаш Мăнкуны христиан Пасхасы белән туры килә. Бәйрәм чәршәмбе көнне башланып, атна буе билгеләп үтелә. Балалар Мᾰкунны каршы алу, балаларның урамга чыгуы һәм кояш чыгуын каршы алулары турында игътибар белән тыңладылар. Кояш чыккан вакытта картлар балаларга ашлык  сипкәннәр.


Пасхада җырлар җырлаганнар, әйлән-бәйлән әйләнгәннәр. Балалар моны бик теләп эшләделәр. Алар җырлар җырладылар һәм гармунга биеделәр, дип хәбәр итә Яңа Суркино мәктәбе.


Балалар йомырканы таудан тәгәрәткәннәр, йомырка әйләндереп уйнаганнар. 

 

 

Фото: Яңа Суркино мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса