Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яшь каләмчеләр көч сынаша

Әлмәттә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру максатыннан 7 апрельдә Түбән Мактама 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Конкурс тантаналы өлештән - мәктәп укучылары чыгышыннан башланды.

Конкурста 9 районнан: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Чирмешән, Мөслим районнарыннан 35 укучы катнашты. Әлмәт районын 1 нче лицей-интернаттан Данияр Шәйхетдинов, Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядән Алия Вафина, 2 нче лицейдан Сөмбел Хәбибуллина, Елховой мәктәбеннән Алсу Әхмәдова, Тайсуган мәктәбеннән Мәрьям Шәймәрдановалар тәкъдим итте.

Иҗади укучыларны күренекле язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты, Ф. Хөсни, Д. Сираҗиев, Т. Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Әүхәди кызы Бәйрәмова, язучы, әдәбият белгече, педагог, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе рәисе Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Тылсымлы сарай» китабы өчен Рафаил Төхфәтуллин премиясенә, «Нурлы җиһан» китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек шагыйрә Зинаида Кирилловна Захарова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Таһир улы Кәримовлар бәяләде.

Жюри куйган баллар нәтиҗәсендә иң яхшы дип табылганнар республика этабына үтәчәк.

 

Фото: район мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса