Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Чулпылар да, уңышлар да килешә сиңа, Ләйсән

Быел беренче тапкыр театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Зәкия Туешева исемендәге премия тапшырылды.

Аны Әлмәт татар дәүләт драма театры ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә гамәлгә куя. Премиянең матди ягын «СМП-Нефтегаз» АҖ үз өстенә ала. Премиягә Татарстанның кече шәһәрләрендәге дәүләт театрлары һәм үзешчән театр коллективлары хезмәткәрләре дәгъва кыла ала. Әлеге премиянең максаты - Зәкия Туешева исемен мәңгеләштерү. Әйе, әлеге шәхес моңа бик тә лаек.

Тәүге премия Минзәлә театрының легендар актрисасы Рәзилә Муллинага һәм Әлмәт театры артисты Ләйсән Заһидуллинага тапшырылды. Шул уңайдан без Ләйсән Заһидуллина белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

- Ләйсән, белүемчә, син шәһәр кызы. Менделеевск әле ул урыс шәһәре кебек тоела. Син ничек үзеңне театр белән бәйли алдың?

- Әйе, урыслашкан шәһәр, ләкин мин татар җанлы бала булып үсә алдым. Барысы да гаиләмнән. Апама карап бию түгәрәгенә йөри башладым, шигырьләр сөйләргә яраттым. Конкурска материал сайлаганда әсәрләрнең беренче заттан укыла торганнарын сайлый идем. Хәзер аңлыйм, бу бит үзенчә кечкенә моноспектакль булган. Шул шигырьләрдәге вакыйгаларны үзем аша үткәрергә ярата идем. Тиз арада башка тормыш белән яшәп алу миңа бик ошый иде. Шул тойгыларны эзләпме, сәхнәдә спектакльләрдә уйнау теләге туды, театр училищесына укырга керү хыялы барлыкка килде. 2013 елда Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина курсына укырга кердем, 2017 елда театрыбыз труппасына кабул ителдем. Әлмәт театры тагын бер зур хыялым иде. Менә инде 6 нчы сезон мин яраткан театрыма хезмәт итәм.

- Әлеге премиягә тәкъдим ителгәнеңне белдеңме?

- Юк, ахыргача кадәр белмәдем дисәм дә була, ләкин нидер буласын сизендем. Икенче бүлек башлангач, син залдамы, дип сорап яздылар. Шунда инде шигем калмады. Нидер булачак... Бик каушадым.

- Синең өчен бу премия ни дәрәҗәдә якын, кадерле?

- Көчле хатын-кыз, легендар шәхес бит ул Зәкия Туешева! Театрыбыз тарихында беренчеләрдән булып Аның исемендәге премиягә ия булу минем өчен зур дәрәҗә. Бу сезон аеруча тыгыз булды. Артист һөнәрен романтиклаштыруларын яратмыйм. Бу шундый ук хезмәт, кайсыбер чакларда авыр, кайбер очракта җиңел. Ләкин күпләр уйлаганга караганда авыррак хезмәт. Мин бәхетле артист. Чөнки эшем - иҗатым бар. Иң мөһиме - нәтиҗәсе бар. Театр өчен януымны күрәләр, хезмәтемне бәялиләр. Нинди зур бәхет бит бу! Ни дияргә тагын... Сүзләр артык. Мондый вакыйгалар яңа көч өсти.

- Ләйсән, син сәхнәгә чәчеңә чулпылар үреп чыктың. Бу махсус «Тантана» өчен идеме, әллә миллилеккә заманча төс бирергә тырышу синең өчен гадәти күренешме?

- Гадәти күренеш. Көндәлек тормышта да мин матур, чигүле, зәвык белән эшләнгән, этник ноталары булган бизәкләр, киемнәр, алкалар, сумкалар яратам. Бу - дизайнер Резеда Аглиуллова чулпысы. Мин аның кул эшләренә күптәннән гашыйк! Тантана кичәсендә дә ул чулпыларга күп кеше игътибар итте, комплиментлар ясадылар.

- Әлеге премиягә синнән дә ныграк сөенүче булдымы?

- Миннән дә ныграк сөенүчеләр ул гаиләм. Шатлыгымны уртаклашкан кешеләр шактый булды. Зур рәхмәт!

- Котлауларга без дә кушылабыз. Уңышлар сиңа, Ләйсән!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса