Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Аны ул хәл итә

Театр директоры исемендәге премиягә сәхнә эшчесе ия булды.

Гадәттә тамашачы сәхнәдә артистларны күреп күнеккән. Алкышлар аңа, чәчәкләр дә, тамашачы мәхәббәте дә аңа. Дәрәҗәле исемнәр дә, премияләр дә...

Ә бит артистның сәхнәдә оста итеп уйнавы өчен шартлар тудыручылар аз түгел. Алар күләгәдә, арткы планда. Алар рампа утларында, алкышлар астында сәхнәгә чыкмый.

Юк шул, алай түгел икән.

Тамаша залы тулып, инде бәйрәм чарасы башлангач кереп утырды ул залга. «Кара, кара, Салават Фәтхетдинов та килгән» дип, танучылар пышылдашып алдылар. Ә аның «Тантана-2023» кә килүенең хикмәте  озак еллар атаклы Камал театры директоры булып эшләгән Шамил Закиров исемендәге премия тапшыру булып чыкты.

- Шамил Зиннурович 66 яшендә безне калдырып китте. Быел аңа 78 яшь булыр иде. Премия шул чаклы. Моңарчы премияне ала алмаучылар, бер дә борчылмагыз, аның суммасы арта гына. Премияне алу өчен зур акыл кирәкми. Аны мин хәл итәм. Ул - театрда 30 елдан да ким эшләмәгән сәхнә эшчесе, - диде ул.

Әйе, артистларның күбесе әле бу гомер театрда эшләми дә. Өч дистә ел театр тузаны иснәп,  электромонтер булып эшләүче Рөстәм Гыйлалов үзе дә артист булып беткән. Тамашачыларның игътибарын үзенә каратып, әллә кайдан, югарыдан төште дә, сәхнәгә күтәрелде. Электромонтер да Халык артисты кулыннан затлы бүләк ала ала икән. Күрә белүче җитәкчеләр генә булсын. Афәрин, Рөстәм!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса