Әлмәт театры Тольяттида гастрольләре вакытында 4 спектакль күрсәтәчәк
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Тольяттида гастрольләре вакытында 4 спектакль күрсәтәчәк

Ике балалар спектакле дә күрсәтеләчәк.

Тольяттидагы гастрольләр вакытында кичке спектакльләр татар телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән, ә көндезге спектакльләр рус телендә барачак.

Әлмәт дәүләт татар театрының Тольяттида гастрольләре РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан үткәрелә.

Актерлар барлыгы 4 спектакль тәкъдим итәчәк: "Хыял йорты", "Җил артыннан", "Терра" һәм "Пиксельные истории".

 

 

Фото: Әлмәт театры