«Роза чәчәге» кош теле
1 кг он 10 йомырка 100 г сөт тоз 30 г шикәр комы ярты бал кашыгы чәй содасы 600 г сары май 100 г шикәр комы оны
Савытка йомырка ватып, шикәр комы, сөт йә сөт өсте, тоз, чәй содасы салып, шикәр комы эреп беткәнче болгатабыз, он салып каты итеп камыр басабыз. Басылган камырны кунага төшерәбез һәм 1-1,5 мм калынлыкта җәймә җәябез.
Юка стакан белән түгәрәкләр кисәргә һәр түгәрәкнең кырыеннан 4-5 урыннан үзәккә таба 1,5-2 см кисәргә.
3-4 түгәрәкне берсе өстенә берсен куярга һәм уртасына бармак белән басып, пешергәч роза чәчәгенә охшарлык итеп ябыштырырга да кайнап торган сары сары майга салып пешереп алырга.
Суынган розаларны, шикәр оны сибеп, чәй табынына чыгарырга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia