Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

КОРТ ясау рецепты

1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы кирәк.

Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт кызара башлагач, шикәр комы өстибез. Шикәр комын һәр кеше үзе теләгәнчә өсти. Корт куе каймак рәвешенә кергәч, табага бушатып, мичкә тыгабыз. Максатыбыз - кортны бераз кипшертү.

Корт әзер, инде гөбәдиягә керешсәк тә була. Резеда ханым рецепты белән әзерләнгән гөбәдия бик тәмле булырга охшаган. Ресторанга килгән кунакларга да шушы рецепт белән пешкән гөбәдияне чыгаралар икән.

Ярты литр сөтне җылытып, 50 г шикәр комы, 10 г чүпрә, тәменчә тоз, 2 йомырка, 200 г эреткән маргарин яки акмай салабыз. Он белән изгәч, 100 г үсемлек мае салып, камырны яхшылап басып бетерәбез. Камырның кабарганын көтәргә кирәк түгел. Шушы камырдан өч таба гөбәдия чыга.

Уртача зурлыктагы гөбәдиянең төбенә - 350 г, капкачына 150 г камыр алына. Гөбәдиянең төбен табадан чыгып калырлык итеп җәябез.

Бер гөбәдиягә 350 г корт салына. Аның өстенә, тәм өчен, 2 аш кашыгы шикәр комы сибәбез. 300 г дөгене юып, кайнап торган тозлы суда бүрттереп алабыз. Бүрткән дөгене чиста салкын су белән бик яхшылап чайкатабыз. Дөгенең яртысын корт өстенә салып, калган яртысына 200 г юылган йөзем җимеше кушып болгатабыз һәм дөге өстенә түшибез. Дүрт җир-
гә берәр караҗимеш төртәбез. Йөзем өстенә 4 йомырка уып салабыз, аз гына тоз сибеп җибәрәбез. 250 г акмайны эретеп, гөбәдия өстенә сибәбез. Гөбәдиянең эчлеген салып бетергәч, Резеда ханым кулына уклау алды. Нишләр икән, дисәк, уклау белән таба өстеннән тәгәрәтеп, таба читеннән салынып торган камырны кисеп төшерде. Күп кеше бу артык камырны гөбәдияне бөргән чакта яшереп бетерә. Дөреслектә, менә ничек кирәк икән! Гөбәдия өстенә сибү өчен 5-6 г акмай,
он һәм шикәр комыннан валчык ясала.

Бәләкәй гөбәдияне дә шушы рецепт белән пешерәләр. Кунак табыны өчен кулай икән ул. Кечкенә гөбәдиянең астына - 60 г, өстенә 10 г камыр җитә. Корт 25 г алына. Дөгене йөзем һәм май белән болгатабыз. 1 йомырканы 4 гөбәдиягә җиткерәбез. Бәлеш кебек үк ясап, капкачына валчык сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса