Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чәчәкләрне үзебез үстерик

Яз башында кояш яктырак карый башлау белән «Быел бакчада нинди чәчәкләр үстерергә икән?» дигән уй тынгылык бирми.

Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчәккә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк. Мартта эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, гвоздика, брахикома, арыс­лан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния утыртырга була.

 

Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен  март азагы иң кулай вакыт булып санала.
 

Чәчәкләрне орлыктан үстерү җиңел эш түгел, һәркайсының үз сере бар. Мәсәлән, петуния һәм флокс орлыклары бик вак, һәм аларны үстерү зур түземлек сорый. Бу орлыкларны алдан әзерләнгән җиңел, дымлы туфрак өс­тенә берәмләп салып чыгарга һәм сак кына пульверизатордан су сипте­рергә кирәк. Өстен пленка яки пластмасса контейнер капкачы белән каплап, якты урынга куегыз. Көн дә иртән өстен ачып җилләтергә, капкачка җыелган конденсатны тазартырга онытмагыз. Орлыклар шытып чыккач та өстен ачып куярга ашыкмагыз, үсентеләр ике атна чамасы капкач астында үсәргә тиеш. Тик әледән-әле җилләтеп һәм су сибеп торыгыз.

Үзегез үстергән чәчәк­ләр матур да, күз явын алырлык якты төсле дә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса