Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Борыч үсентеләре вакытыннан алда чәчәк атса, нишләргә?

Баллы борыч үсентеләре вакытыннан алда чәчәк ата башласа, аларның өйдә тагын күпме утырасын, һава торышы нинди булачагын чамалап исәпләп чыгарырга кирәк.

Рассаданы ачык грунтка чыгарырга әле бик иртә булса, чәчәкләрне өзеп ташларга кирәк булачак.

Әгәр алдагы ике атнада үсентеләрне ачык грунтка чыгарасы булса, чәчәкләрне өзәргә кирәкми. Температураны 4-5 градуска киметеп, су сибүне азайтырга гына кирәк.

Әгәр рассаданы ачык грунтка чыгарырга әле бик иртә булса, чәчәкләрне өзеп ташларга кирәк булачак. Юкса рассада энергиясен юкка сарыф итеп утырачак. Чәчәкләрне өзгәч, температураны көндез +18 градус, төнлә +15 градус итеп көйләгез, бүлмәне ешрак җилләтегез, су сибүне һәм яктылыкны киметегез.

Чәчәкләрен өзмәсәң, үсентеләр көчсезләнә, уңыш начар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса