Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзләре дә матур чәчәк бәйләме

6 март көнне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Нефтьче" Мәдәният сараенда тантаналы чара булып узды. Бирегә җыелган хөрмәтле гүзәл затларны, әниләрне, ветераннарны, яшь кызларны шәһәребезнең барлык көчле затлары исеменнән Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Салихов тәбрик итте:

- Хатын-кызлар төрле дәверләрдә тормыш символы, матурлык, илһам чыганагы булып торган. Һәрбер кеше үзенең дөньяга килүе белән үк сезгә рәхмәтле. Кеше һәрчак әнисенең җылы сүзләренә, авыр чакларда аның акыллы киңәшләренә мохтаҗ. Әлеге көн сезгә безнең чын күңелдән чыккан рәхмәтләребезне җиткерү өчен бер сәбәп. Һәрвакыт матур, бәхетле булыгыз!

Хатын-кызга дөньялыкта бик зур вазифалар йөкләтелгән: әни булу, гаилә учагын саклау. Болардан тыш гүзәл затлар элек-электән үк хезмәт сөючән булып, илне, республиканы үстерү, шәһәр һәм район тормышына үз өлешләрен кертү юнәлешендә дә алдынгы сафны билиләр. Тарихка күз салсак, ярты гасыр элек хатын-кызларның нәфис куллары белән Татарстан җирендә беренче тонна нефть чыгарылган, сугыш елларында, аннан соң да безнең якташларыбыз көнне-төнгә ялгап, җиңү өчен фидакарь хезмәт күрсәткән, илне торгызган, шәһәрләр төзегән. Әлмәтебездә дә батырлык, чыдамлылык, тырышлык үрнәкләре булган сугышта катнашкан бер төркем ханымнар гомер кичерә. 100 яшьлек юбилейларын билгеләгән тыл хезмәтчәннәребез дә бар, ә районыбызның иң өлкән яшьтәге ханымы К.Шәфыйгуллина быел 106 яшьлек юбилеен билгелиячәк. Алар - безнең хәзинә! Әлеге көчле рухлы ханымнарга сокланмый мөмкин түгел.

Бүген инде хатын-кызлар тагы бер сыйфатны үзләштерде. Гүзәл затлар хәзер җитәкче вазифаларында уңышлы эшчәнлек җәелдерә, оештыра белү сәләтенә ия булулары, замана куйган таләпләргә яраклашулары, бар яклап та камилләшүләре белән алар кайчакларда көчле затларны да уздыра. Безнең районыбызның төрле службаларында, идарәләрдә, учреждениеләрдә җитәкчелек иткән хатын-кызларыбыз байтак. Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары арасында да алар бар. Тантаналы чара барышында аларга аерым хөрмәт күрсәтелде һәм "Ел хатын-кызы - 2012" республика бәйгесенең беренче этабы җиңүчеләре тәбрикләнде. "Хатын-кыз - бизнес-леди" номинациясендә ТИСБИ университеты филиалы директоры Р.Нәҗметдинова, "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә "Әлмәт торба заводы" ААҖнең проект-конструкторлык бүлеге начальнигы урынбасары Н.Галкина билгеләнде. "Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" булып Яңа Кәшер мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы З.Фазлыева танылды. "Хатын-кыз - җәмәгать эшчәнлеге лидеры" исеменә Сөләй авыл җирлеге башлыгы Г.Шәйдуллина лаек булды. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә "Татнефть" ААҖ "Рухият" рухи яңарыш фондының башкарма директоры Ф.Шәйхетдинова, "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Әлмәт торба заводының 2 нче торба-электр белән ябыштыру цехы линиясендә эшләүче А.Мөхәммәтҗанова тәбрикләнде. "Хатын-кыз - тренер" исеме "Әлмәтнефть" идарәсенең спорт-сәламәтләндерү цехының волейбол буенча тренеры Н.Коршиновага бирелде. "Хатын-кыз - өченче буын героинясы" номинациясендә ТР Нефть һәм газ фәнни-техник җәмгыяте рәисе урынбасары, "Татнефть" ААҖ башкарма аппаратының ветераннар советы рәисе Т.Игнатьева бүләкләнде.

Бәйрәмдә "Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты - 2012" җиңүчеләре дә билгеләнде. Шулай итеп, "Ир-ат - лидер" булып "Әлмәт торба заводы" ААҖнең башкарма директоры А.Токарев, "Ир-ат - шәфкатьле йөрәк" булып "Саулык" яшүсмерләр клубының социаль педагогы В.Фәхриев һәм "Заманча төзелеш системалары" ҖЧҖ генераль директоры А.Мәүлетбаевлар танылды.

Чарада күпъеллык һәм намуслы хезмәте, муниципаль районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Г.Грицишина Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бу көнне шәһәребезнең үзешчән артистлары, нәни йолдызчыклар башкаруындагы матур җырлар, дәртле биюләр хатын-кызларыбызга бәйрәм бүләге булып барып иреште.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250