Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко - Әлмәттә

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко кулланучылар хокукын яклау эше торышы белән якыннан танышу максатыннан Әлмәткә килде.

Узган ел Әлмәт районы сәүдә нокталарыннан 80 мең сумлык куллану вакыты чыккан товар алынган. Әле бу тикшерүчеләр күзенә эләккән фактлар. Быелның узган чорында исә әлеге күрсәткеч 6 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко искәртте.

Игорь Марченко Әлмәткә кулланучылар хокукын яклау эше торышы белән якыннан танышу максатында килде. Нефтьчеләр каласына визитын ул "Алсу" фабрикасыннан башлады. Биредәге продукция, аның төрләре, җитештерү чималы, җиһазлар һәм технологияләр белән танышканнан соң Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе "предприятие бүген сыйфатка игътибар биреп, кулланучы базарында үз позицияләрен ныгытуга йөз тотып эшли",-дип ассызыклады. Шул ук вакытта әлегә кулланучының Кытайда җитештерелгән сыйфатсыз арзан бәяле оекларга өстенлек бирүен искәртте. "Химик юл белән табылган җепселләрдән тегелгән товарга өстенлек биреп, һәр ике баланың берсенең аллергиядән интегүе турында гәп куерту урынсыз",- диде ул.

Соңыннан башкала кунагы эшмәкәрләр белән очрашты. Анда сүз нигездә сыйфатлы спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү турында сүз барды. Суррогат эчемлекләр куллану аркасында агулану очраклары Әлмәттә уртача республика күрсәткечләреннән югары. Агулануның үлем белән тәмамланган очраклары да биредә күпкә артык. Узган ел 19 кеше үлгән. Эшмәкәрләр белән очрашуда шулай ук балигъ булмаганнарга алкоголь сату очраклары еш күзәтелүе искәртелде. Хокук органнары мәгълуматларынча, 18 сатучы административ җаваплылыкка тартылган. 18 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлек сатуда кабат- кабат эләккән "Алина" кибете сатучына карата җинаять эше кузгатылган.

Ләйләгөл Минаева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250