Шәһәрдә уңайлы мохит формалаштыру программасы кысаларында Ленин урамын үзгәрешләр көтә.

Шәһәрнең төп урамы нинди булачак – бу уңайдан халык тыңлаулары узды. Фикер алышуга килүчеләр арасында төрле катлам кешеләре бар иде. Алар төркемнәргә бүленеп, үзләренең тәкъдимнәрен туплап, чыгыш ясадылар.

Чыгышларда Ленин урамында арт- объектлар, балалар мәйданчыкларын урнаштыру, яшел зоналарны арттыру, транспорт агымын киметү һәм башка фикерләр яңгырады.
