Җимерелгәнне торгызасы иде
Газетабызга кешеләр төрле гозерләр белән мөрәҗәгать итәләр.
Без үз чиратыбызда әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлаганнан соң, тиешле службалар, җитәкчеләр белән элемтәгә кереп, тулы һәм дөрес җавап алырга тырышабыз. Күпчелек проблемалар уңай чишелә. Яшермибез, бер службадан икенчесенә мөрәҗәгать итә торгач, тупикка килеп төртелү очраклары да булгалый. Тик ничек кенә булмасын, проблема бит бар һәм ул барыбер - иртәме, соңмы чишелергә тиеш. Җитәкчеләр дә халык гозерләренә колак салыр дип өметләнәбез. Күптән түгел редакциягә Түбән Мактамада яшәүчеләр исеменнән бер ханым шалтыратып, Баһманов урамы каршындагы җимерек күперне рәтләтүдә ярдәм итүне сорады.
«Узган ел да күтәреп чыккан идек бу проблеманы. Кемгә, кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белмибез. Узган ел бетон ташучы машина төшеп күперне җимергән иде, инде торбалары да юкка чыгып бетте. Биредә җәяүлеләр йөри торган күпер салынса, бик яхшы булыр иде. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертегез әле, зинһар», - диде ул.
Редакциябезгә мөрәҗәгать иткән ханымның үтенечен без иң беренче чиратта Түбән Мактама бистә җир-легенә җиткердек. Безгә күпернең М-4 микрорайонында урнашканын һәм аның шәһәр территориясенә караганын әйттеләр. Район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү бүлегендә дә моны расладылар.
Җепнең очын эзләп халык гозерен Үсеш департаментына җиткердек. Биредә безгә департаментның күперләр белән шөгыльләнмәвен аңлатып, бәлки җир комитетыннан төгәл белешмә алырга мөмкин булыр дигән киңәшне бирделәр.
Җир комитетында кадастр картасын караганнан соң күперне озак эзләделәр һәм ахырда тәгаен җавап бирә алмадылар.
Иң соңгы пунктка - башкарма комитетның төзелеш бүлегенә шалтыраттык. Биредә безгә төгәл җавап алсыннар өчен түбәнмакта-малыларга район яки шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменә рәсми хат белән мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән җавапны бирделәр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа